Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Иске Алпар авылында “тикшерү өчен сатып алу” чарасы үткәргәндә бер хатын-кызның спиртлы эчемлекне законсыз сатуы ачыкланган

    Иске Алпар авылында спиртлы эчемлекне законсыз сатучы хатын-кыз фаш ителгән.

    Район полиция хезмәткәрләре “итәк астыннан” сәүдә итүчене “тикшерү өчен сатып алу” чарасы үткәргәндә ачыклаганнар. Закон бозучыга карата административ эш кузгалтылган, тикшерү бара.

    Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аңа чик кую юнәлешендә максатчан эш алып баралар. Ел башыннан бирле шул максатта 199 берәмлек автотранспорт, 39 сәүдә объекты тикшерелгән. Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәүче алкогольле продукцияне законсыз саткан өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: