Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә ашлама кертүне төгәлләделәр

Җылы кыштан соң уҗым культураларын мөмкин кадәр иртәрәк һәм кыска вакыт эчендә тукландыру кирәк. Бу турыда Татарстан хөкүмәт йортында узган соңгы видеокиңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров басым ясап әйтте.

Район хуҗалыкларында көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләренә атна-ун көн элек керештеләр. Уҗымнарга, печән җирләренә беренчеләрдән булып “Хузангай” җәмгыяте тулысынча ашлама кертте. Хуҗалыкның баш икътисадчысы Иван Кудряшов әйтүенә караганда, аларда биш “Туман” агрегаты эшләгән. Биредә минераль ашламаларны җирләр туң вакытта керткәннәр. Нәтиҗәдә җәмгыятьнең 2022 гектар уҗым кырлары, 2824 гектар күпьеллык үлән басулары тулысынча  минераль ашламалар белән туендырылган.

“ВостокЗернопродукт”ның район филиалларында дүрт очкыч ярдәмендә һәм “Туман”, “Амазон” агрегатлары белән ашлама кертү дәвам итә. Алар 15473 гектар уҗым басуларының 10 мең гектарын инде ашлаганнар.

Районда 18575 гектарда уҗым кырлары булса, шуның 13 меңнән артыгы тукландырылган. Бу атнада район басуларында чәчү җирләренә минераль ашламалар кертү эшләре тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев