Реклама
Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучысы Инсаф Галәүтдинов наркомания һәм аның белән бәйле җинатьләрне кисәтү буенча фәнни-тикшеренү эшләре республика олимпиадасы җиңүчесе булды.
Аның наркоманиягә каршы тору буенча гимназиядәге яшь армиячеләр һәм профилактика отрядлары эше тәҗрибәсенә таянып язылган хезмәте республикакүләм бәйгедә беренче урынга лаек дип табылган. Инсафның фәнни җитәкчесе – Әлфия Шагалиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз