Әлки районының Үргәгар авылы күренешләрен дөньяның төрле илләреннән килгән рәссамнар картинага төшерде. ФОТО
29 августта Иске Үргәгар авылы рәссамнарның иҗат мәйданчыгына әверелде.
Төрле илләрдән профессиональ иҗатчылар һәм сынлы сәнгать серләрен үзләштерүче үзебезнең малайлар-кызлар авыл күренешләрен рәсемгә төшерделәр.
Шул тиклем рәссамнар Үргәгаргә ничек килеп чыкканнар, дисезме? Бу хакта безгә делегациянең җитәкчесе Екатерина Манько сөйләде.
–24 августтан 2 сентябрьгә кадәр республикабызда “Гүзәл Татарстан” дип аталган беренче Халыкара рәссамнар симпозиумы эшли, –ди ул. –Татарстан бит икътисадта, спортта, туризмда, IТ- технологияләрдә Россиядә лидерлар рәтендә. Инде менә без беренче мәртәбә сынлы сәнгать өлкәсендә дә халыкара мәдәни хезмәттәшлекне җәелдереп җибәрдек. Симпозиумга дөньяның биш иленнән 15 рәссам килде. Без алар белән Казанда, шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары Болгарда, Свияжск утрау-шәһәрчегендә экскурсияләрдә булдык.
Екатерина Манько, әле яшь кенә булса да, исеме танылган талантлы рәссам. Ул Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы яшьләр секциясе белән җитәкчелек итә. Илебезнең бик күп шәһәрләрендә шәхси күргәзмәләре оештырылган. Бу искиткеч сөйкемле һәм ягымлы, аралашучан кыз Татарстан Яшьләр хөкүмәте әгъзасы да икән. Алар анда райондашыбыз Олег Никошин белән бергә эшлиләр. Олегның чакыруы буенча Яшьләр хөкүмәте әгъзалары быел яз районыбызда булганнар, мәктәп укучылары, авыл яшьләре белән очрашулар үткәргәннәр иде.
–Монда безне бик яхшы каршы алдылар. Әлкилеләрнең кунакчыллыгына, ихласлыгына исебез китте. Симпозиумга килгән рәссамнарның Татарстан белән, биредәге авыллар, татарларның милли колориты белән якыннан танышырга теләвен истә тотып, без аларны сезнең районга алып килергә уйладык. Бу юлы да делегациябезне кочак җәеп каршыладылар, эшләү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырдылар. Әлки халкына без бик рәхмәтле,–дип тәэсирләрен уртаклашты Екатерина Манько.
Безгә килгән 13 рәссамның һәммәсе профессионаллар һәм үз илләрендә иң яхшылардан. Алар Черногория, Латвия, Литва, Казахстан дәүләтләреннән һәм Финляндия, Израиль рәссамнар берлекләре вәкилләре. Берничәсе Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән.
Рәссамнар районыбыздагы иң “өлкән” мәчетне күрсәтүне сораганнар. Һәм аларны 100 елдан артык тарихы булган Үргәгар мәчетенә алып килделәр. Кунакларны район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Елена Бухарова озатып йөрде.
Сәнгать осталарын монда мольбертлар каршында утыручы балалар көтә иде инде. Болар – балалар иҗат йортының Гөлфия Билалова җитәкчелегендәге рәсем берләшмәсенә йөрүче укучылар.
Танышып-сөйләшеп алгач, һәммәсе эшкә кереште. Рәссамнар, төрле тарафларга урнашып, кайсы мәчетне, кайсы яшел чирәмле авыл урамын, кайсы капка төбендә трактор торган йорт һәм тыкрыкны карандаш, пумалалар белән сурәткә төшерә дә башлады. Беруңайдан балалар белән мастер-класс та үткәрделәр – рәсемне җанлы һәм дөрес итеп ясау серләре белән уртаклаштылар.
Талантлы шәхесләр гади, ихлас та була бит – кайсы янына килсәк тә, рәссамнар ачылып китеп сөйләштеләр, тәэсирләре белән бик теләп уртаклаштылар.
–Минем әле татар авылында беренче булуым. Биредәге бөтен нәрсә кызыклы, мавыктыргыч безнең өчен. Татарстандагы авылларның төзеклегенә, муллыгына сокланмый мөмкин түгел. Россиянең күп кенә бүтән төбәкләрендә бит салалар бик начар хәлдә. Ә биредә йортлар зур, матур, яшеллек, чәчәкләр күп, урамнар чиста,–ди Петербургта һәм Финляндиядә иҗат итүче Ольга Копеина.
Үргәгарнең мәчет урамы аерым да ямьле шул – ул иркен болынга тоташа, уртасыннан асфальт юл үтә. Һәр авылга табигый газ кергәнгә дә гаҗәпләнде кунаклар.
–Мин Кырым татарларын гына белә идем. Татарстанда халык бик ачык, кунакчыл, мул тормышта яши икән. Республика безгә бик ошады,–дип фикерләрен җиткерде Черногория рәссаме Бэлис Поятич.
Берничә сәгатькә сузылган иҗат “дәресе” барышында профессиональ һәм яшь рәссамнар алдындагы ак кәгазь битләрендә Үргәгар авылының күркәм күренешләре пәйда булды. Кунаклар, балалар рәсемнәре белән танышып, аларга әйбәт бәя бирделәр. Педагог Гөлфия Билаловадан: “Сездә сәнгать мәктәбеме әллә?”– дип тә сорадылар. “Юк, балалар иҗат йортындагы түгәрәктә шөгыльләнәбез”,– дигәч, гаҗәпләнеп тә куйдылар, “Балаларның осталык дәрәҗәсе гаять югары”,–диделәр.
Алинә Сәгыйтова һәм Максим Яковлевның рәсемнәрен иҗат әһелләре аеруча ошатты. Аларның эшләрен мактап, истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.
“Гүзәл Татарстан” симпозиумында катнашкан рәссамнарның республикабызда ясаган картиналарыннан озакламый Казанда күргәзмә оештырылачак икән. Анда кәгазьгә, киндергә күчерелгән районыбыз күренешләре дә булачак. Гөлфия Билалова шәкертләре белән бергә әлеге күргәзмәне тамаша кылырга ниятләп торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев