Реклама
Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары рус телле балалар арасында татар теле буенча республика олимпиадасында бик әйбәт белемнәр күрсәттеләр.
7 сыйныф укучысы Яна Феоктистова әлеге фән бәйгесендә беренче урын яулады. Ә 8 сыйныф укучысы Эльвина Алиева һәм 11 сыйныфтан Ирина Байкова олипиада призерлары булдылар. Бу укучыларны татар теленә мөгаллимнәре Гөлнур Гатауллина өйрәтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз