Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Яңа Сихтермә авылына – 100 яшь

    2020 – зур юбилейлар елы. Без быел Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуны, районыбызның 90 еллыгын билгеләп үтәбез. Табигатьнең ямьле бер почмагында, урман эчендә утыручы Яңа Сихтермә авылы өчен дә бу ел гаять истәлекле. Аңа нигез салынуга 100 ел тула.

    “Татарстан Республикасы торак пунктлары” иллюстрацияле энциклопедиядә Яңа Сихтермә турында болай язылган: “Яңа Сихтермә, Шәпкә елгасындагы бистә, Базарлы Матак авылыннан 12 км көньяк-көнбатышта. Бистә урынына  иң беренче күчеп килүчеләр 20 нче гасыр башында күренә башлый. 1920 нче еллар башында бистә административ рәвештә Сихтермә авылыннан (бүген Сихтермә-Хузангай) бүленеп чыга...”

    Ә төгәлрәк әйткәндә болай: 1909-1910 елларда Афанасьев Роман, Чубуков Алексей, Морелев Кузьма һәм Сихтермәдән тагын 30 хуҗалык, Столыпин реформасы ташламаларыннан файдаланып, авылдан аерылып чыгалар. Яңа Сихтермә шулай барлыкка килә. 1920 ел – аңа рәсми рәвештә нигез салыну вакыты. Бу хакта миңа узган гасырның икенче яртысында Сихтермә волосте башкарма комитетының беренче рәисе Дмитрий Мукусев сөйләгән иде. Сихтермә волостена Татар Шәпкәсе, Чуаш Шәпкәсе, Яңа Сихтермә, Югары Колчурино, Түбән Колчурино, Чуаш Борнае, Татар Борнае авыллары кергән. Болардан тыш, әлеге волость элек Түбән Әлки волостена караган Еряпкино, Хурада һәм Сихтермә авылларын үз эченә алган.

    Шуны да әйтеп үтим, Дмитрий Алексеевич – бик кызыклы шәхес. Ул ике мәртәбә үлем белән күзгә-күз очраша. Беренчесендә акгвардиячеләр пулясы чак кына аның гомерен өзми кала. Монда аны карательләр отряды командиры ярдәмчесе – Сихтермә хастаханәсе фельдшерының улы Маслин коткара. Бер телем икмәк хакына “кешеләргә хезмәткә бирелгән” ятим малай балачагында аны караган була. Маслин  аңа төнлә качарга булыша. Аннан соң совет активистын урман каравылчысы йортында Яңа Сихтермә аучысы Илья (Илюк) Морелев яшереп кала.

    Ә 30 нчы елларда Дмитрий Мукусев властьлар тарафыннан авылда үткәрелә торган сәясәткә каршы чыгыш ясый башлый. Ул җирле власть кыла торган башбаштаклык хакында Бөтенсоюз старостасы Михаил Калининга хат яза. Шуның өчен аны, уйлап чыгарылган гаепләр тагып, үлем статьясы буенча хөкем итәләр һәм Спас төрмәсенә илтеп тыгалар. Күп балалы атаны Мәскәүдәге кадрлар алмашынуы һәм сәясәтнең үзгәрүе коткарып кала. Бу шәхесне тасвирлауга тагын шуны өстәргә була: аның дүрт улы һәм кызы – фронтовиклар. Алар барысы да берничә мәртәбә яраланганнар, һәммәсе сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. Дмитрий Алексеевич Мукусев аларны шулай тәрбияләгән.

    Һәр торак пунктның, язмышлары уртак булса да, үз тарихы, үзенең аерым үзенчәлеге бар. Беренче мәртәбә әле бала килеш Яңа Сихтермәдә мин яз көне булган идем. Андагы табигатьне күреп хәйран калуым бүгенгедәй истә. Бу күренештә ниндидер бер могҗизалы табышмак яшеренгән кебек иде. Шау чәчәктә утыручы алмагачлар һәм шомыртлар, җир, үләннәр исе башны әйләндерә. Болар барысы да сокландыра, хозурландыра. Авылның үзенә җәлеп итүе, биредәге имин җитеш тормыш табигать, урман байлыклары белән бәйле иде, билгеле. Әйләнә-тирә мохит үзе үк яңасихтермәлеләрне сәламәт инициатива, дәвамчанлык күрсәтергә этәрде, талантлар ачылуга ярдәм итте, көч-энергия өстәде. Бу исә кешеләрнең керемнәре артуга ярдәм итте. Яңасихтермәлеләр чаналар һәм арбалар, ат дирбияләре ясыйлар, җиләк, гөмбә, чикләвек, колмак җыялар, корыган агачлар хәзерлиләр иде. Ә болар барысы да тирә-юнь авылларда яшәүчеләргә бик кирәкле әйберләр. Кыскасы, авыл халкы чагыштырмача җитешлектә яшәде.

    Еллар узган саен икътисад та тотрыкланды. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарларына ныклы бәяләр урнашты. Кирәкле товарлар артканнан арта барды. Осталыкның, һөнәрчелекнең, тырышлыкның, намуслы хезмәт итү теләгенең үз араларында ничек югары бәяләнүен өлкәннәр әле яхшы хәтерли. Мондый уңганнар җәмгыятьтә ничек мактала, хөрмәтләнә иде! Совет чоры турында бүген ни генә сөйләмәсеннәр, шуны кире кагып булмый: ул вакытта кешеләрдә үз-үзләренә ышаныч булды. Шушы ышаныч аша туган җиргә, Ватанга мәхәббәт  уянды.

    Әмма сугыш тыныч тормыш планнарын пыран-заран китерде. Район хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда, фронтка  Яңа Сихтермәдән 50 кеше китә. Аларның 34 е Ватан өчен барган сугышларда батырларча һәлак була. Авыл үз фронтовиклары белән горурлана. Менә аларның геройларча узган сугыш юлы турында ике мисал.

    Ишмулкин Константин Анатальевич – 1917 елда туган, рядовой. Фронтта 1941 елның сентябреннән 1945 елның 9 маена кадәр була. 31 нче санитар батальон, күпер төзү батальоны составында сугыша, 670 нче госпитальдә дәвалана. 1941 елда уң як җилкәсе яралана. “Сугышчан казанышлар өчен”, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Җиңүгә 25 ел” медальләре белән бүләкләнә.

    Скворцов Иван Петрович – 1917 елда туган, старшина. 1943 елның февраленнән 204 нче җиңел артиллерия полкында хезмәт итә. 1944-1945 елларда Украина фронтының 13 нче дивизиясендә була. 1943 елда башы, 1944 елда аягы яралана. “Сугышчан казанышлар өчен”, ике “Батырлык өчен”медальләре, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

    Боларны Яңа Сихтермәдә туып үскән Дмитрий Ярославлев тирән дулкынлану белән искә ала иде. Дмитрий Дмитриевич үзе дә “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Аның  сүзләрендә үзенең авылы өчен шулкадәр горурлык, авылдашларын чиксез ярату иде! Кече Ватанының патриоты Яңа Сихтермәнең киләчәгенә шул тиклем ышана һәм бу ышанычны миңа да сеңдерергә тырыша иде. Педагог шуны белгән: үткәнебезгә мөнәсәбәтебез нинди булса, киләчәгебезне ничек төзүебез дә шуңа бәйле.  “Күз алдына китереп кара, туган җир хисен, зур Ватан – Россиядә кече Ватан тойгысын җуйсак, безнең белән нәрсә булыр. Киләчәкнең нинди буласын белү өчен узганда ни булганны белергә кирәк бит”.

    Тыныч тормышта да Яңа Сихтермә халкы тырыш хезмәте белән үз авылын данлады. В.Н.Ермолаева, В.Д.Ефремова, Е.А.Казанков, А.А.Петрякова, М.Д.Советникова, Л.А.Ярославлева, Е.Чубукова, Н.А.Красильникова, Р.П.Афанасьева, Ф.П.Ишмулкина СССР орденнарына һәм медальләренә лаек булдылар. Нинди генә кыенлыклар, киртәләр булмасын, Яңа Сихтермәдә тормыш гөрләп торды. Авыл халкының бәйрәмчә киенеп, гармун уйнап, күңелле җырлар җырлап Иске Сихтермәгә ТАССР Югары Советы депутатларын сайлауга килүләре әле дә истә.

    Чыннан да, туган якның тарту көче искиткеч. Шәһәр мохитенә чумган кеше хатирәләрдән ничек кенә котылырга тырышмасын, иртәме-соңмы хатер үзен искә төшерә.

    “Казанда өч бүлмәле аерым фатирда яшим. Янәшәдә балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр, автобус һәм трамвай тукталышлары. Эшем дә кул сузымында гына. Барысы да яхшы бит инде югыйсә. Әмма барыбер күңел бирегә тарта. Анда барысы да яңа, уңайлы, ләкин ят. Ә биредә тамырлар...”–дип эчкерсез сагыш белән сөйләгән иде минем Яңа Сихтермәдә туып үскән дустым Петя Карш. Миңа күңелен бушата-бушата, ул бакчаларында әле Никифор бабасы утыртып калдырган карт шомырт кәүсәсен сыйпады. Кешенең табигате шундый бит инде: сагышлы мәлләрдә без якыннарыбыздан юату көтәбез.

    Тарих – иң яхшы укытучы. Шуңа күрә совет җәмгыяте үсешендә  җибәрелгән хаталар турында ачыктан-ачык һәм турыдан-туры сөйләргә кирәк. Кешеләргә хезмәтләренә, акылларына, бер-берсенә мөнәсәбәтләренә карап лаеклы бәя бирү зарур.  Узганнар сабагын оныткан кеше алар белән кабат очрашырга да мөмкин. Авырлыклар тәҗрибәсен өйрәнү безне зирәгрәк, җаваплырак, мәрхәмәтлерәк итәргә тиеш. Тормышыбызда күтәрелешләр дә, түбән тәгәрәүләр дә булды. Дөрес аңлагыз, минем кабат ГУЛагның коточкыч михнәтләрен искә төшерәсем килми. Әйе, бу безнең бәла. Без моны уздык һәм гаепләдек. Әмма бу хакта онытырга да мораль хакыбыз юк.

    Ни кызганыч, 30 нчы еллар уртасында авылга хас булган мәрхәмәтлелек, бер-береңә ярдәмгә килү кебек традицияләр берникадәр үзгәреш кичерде, югалды. Донослар, үч алу максатында намуслы кешеләр өстеннән шикаятьләр язу ешайды. Адәм актыклары, хәсисләр өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Янәсе халык дошманнарына каршы көрәш башланды. Репрессия елларында Яңа Сихтермәдә берничә гаилә шундый шикаятьчеләр аркасында зыян күрде.

    Әйтик, менә безнең кулларга килеп эләккән акт. Анда 58 нче статья буенча 10 елга хөкем ителгән 25 яшьлек чуаш Афанасьев Михаил Романовичның 1941 елның 25 февралендә төрмә хастаханәсендә туберкулездан вафат булуы хакында әйтелә.

     

    Бүген Яңа Сихтермәдә яшәүче хезмәткә сәләтле кешеләрнең күпчелеге “Хузангай” җәмгыятендә эшлиләр. Иван Казанков тарафыннан булдырылган бу күптармаклы хуҗалык халыкны ел әйләнәсе хезмәт урыннары белән тәэмин итә. Бу авылларыбызны саклап калуның хуҗаларча иң акланган ысулы. Урман эчендә урнашкан күңелгә бик якын һәм кадерле авылыбызны 21 нче гасырда матур тормыш һәм бәхетле киләчәк көтә дип ышанасы килә.

    Олег Мурзин.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: