Әлки районының ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Район ЗАГС бүлегендә августта яңа туган 10 бәбине теркәгәннәр.
Ә ел башыннан туу турындагы 70 таныклык тапшырылган. Август – туйлар ае, 13 пар гаилә корган. Елның сигез аенда исә 62 законлы никах теркәлгән. Тик менә узган айда ике гаилә таркалган, ә ел башыннан бирле 26 пар араларын өзгән. Тагын да күңелсезе – августта 22 (ел башыннан 175) райондашыбыз бакыйлыкка күчкән.
Чагыштыру өчен: 2018 елның августында 12 бәби (ел башыннан 101) теркәлгән, 18 пар (52) никахлашкан, 4 гаилә (35) таркалган, 17 кеше (198) арабыздан киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев