Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки ветеринария хезмәткәрләре шәхси хуҗалыклар терлекләрен тикшерә

Район ветеринария берләшмәсе белгечләре шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне язгы диагностик тикшерү эшләрен төгәлләп килә.

Маллардан кан алып,  аларны төрле чирләргә тикшерәләр. Районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, халыктагы мөгезле эре терлекләрдә  лейкоз белән зарарлану  узган еллар белән чагыштырганда шактый кимегән. Туберкулез, бруцеллез очраклары да ачыкланмаган. Бер үк вакытта мөгезле эре терлекләрне паразитлы авыруларга каршы эшкәртү-вакциналау да башкарыла.

Шәхси хуҗалыктагы малларга ветеринария тикшерүе һәм дәвалау чаралары үткәрү өчен терлек хуҗалары килешү нигезендә елына 500 сум түлиләр. Моның 300 сумы субсидия рәвешендә аларга кире кайтарыла. Баш ветеринар табиб сүзләренә караганда, быел 2770 баш терлеккә хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев