Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлкидә якташлары эшмәкәр Александр Кулыгин волонтерларга ярдәмгә 20 автомобилен бирде

    Якташыбыз эшмәкәр Александр Кулыгин волонтерларга ярдәмгә 20 автомобилен бирде.

    Илгә афәт янаган бу көннәрдә бик күпләр игелекле эш-гамәлләре белән кешеләргә ярдәм күрсәтәләр. Шундыйларның берсе – Базарлы Матакта туып-үскән “Квадро-Тойс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Александр Кулыгин. Ул изоляциядәге өлкәннәргә ашамлыклар, дарулар алып килүче волонтерларга булышу өчен үз предприятиесендәге җиңел машиналарны биргән. Районның төрле авылларында яшәүче ялгыз әби-бабайларга кирәкле әйберләрне үзвакытында китереп торуда бу бик зур ярдәм. Өлкән буын әлкилеләр мондый мәрхәмәтле кешеләргә бик рәхмәтле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: