Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлкилеләр иртәгә, 12 сентябрьдә, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрүдә катнашачак

    12 сентябрьдә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.

    Һәр елдагыча, бу ярминкәләрдә безнең район вәкилләре дә катнашачак. Безнекеләр Татарстан башкаласының Дәрвишләр бистәсе базарында сату итәчәк.

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермер хуҗалыкларында һәм шәхси хуҗалыкларда инде ярминкәгә ныклы әзерлек бара. Сатуга кала халкы яратып ала торган ит, сөт ризыклары, яшелчәләр, мунча себеркеләре, дару үләннәре, бал, ярмалар, бөртек алып барачаклар. Авыл нигъмәтләре төягән машиналар һәм сатучылар иртәгә таңнан юлга кузгалырга җыена.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: