Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Казан ярминкәсенә миллион ярым сумлык товар алып барды

Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкә үткәрүдә катнаштылар.

Казан халкы авылдан килеп сату оештыруны бик тансыклаган, көтеп алган. Чөнки бит язын мәгълүм сәбәпләр аркасында ярминкәләр оештырылмады.

Әлкилеләр ике дистәдән артык машинага төяп калага ит, сөт ризыклары, бәрәңге һәм башка яшелчәләр, ярмалар, көнбагыш мае, бал, бөртек алып бардылар. Сату бик әйбәт булган. “Хузангай”ның үсемлек маен һәм атланмаен, ярмаларын, сырын, казылыгын яратып алганнар. “Яшь көч”нең сөте, каймагы, эремчеге, корты бик әйбәт киткән. “Салман” комплексы дуңгыз ите белән сату иткән.

Безнең сәүдә рәтләрендәге тавык, үрдәк түшкәләренә, йомыркага, бакчада үскән яшелчәләргә, тозлы гөмбәгә дә сорау зур булган. Бу нигъмәтләрне шәхси хуҗалык тотучылар тәкъдим иткән. Базарлы Матактан Ильяс Идиятуллин, Юхмачыдан Валерий Салеев агачтан ясалган көнкүреш кирәк-яраклары, район үзәгеннән Михаил Абрамов, Илнар Гарипов бал сатканнар.

Ярминкәгә безнекеләр 1,5 миллион сумлык товар алып барган. Аларның зур күпчелеге сатылып та беткән.

Республика башкаласындагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә безнең район ике атна саен катнашачак. Үзе җитештергән товарларны сатарга теләге булганнар авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев