Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлкилеләр сукбай маэмайлардан зарлана

    Елның елында язга керү белән сукбай этләр проблемасы калкып чыга. Маэмайлар төркемнәргә оешалар, лидерлык өчен көрәшеп, усалланалар. Аларның балаларга, хатын-кызларга һөҗүм итү очраклары да булып тора. Бу мәсьәләне хәл итүнең юллары нинди? Нәтиҗәләр бармы? Сүзебез бүген үзәккә үткән шушы темага.

    “Элеватор территориясенә тагын эт ташлап калдырганнар – муенчаклы карт маэмай”,–диелә редакция адресына юлланган зарлы хатта. Элеваторга үзебез дә барып килдек, теге бәхетсез маэмайны күрдек.

    –Жәл бит, тере җан иясе. Ашарга да бирәбез. Кем дә булса үзенә алыр дип өметләнеп тә булмый, ана эт чөнки,–дип хайванны кызганып сөйләде элеватор хезмәткәрләренең берсе.

    –Өер-өер чабып йөриләр, әнә Тимирязев урамына барып карагыз. Балаларны урамга чыгарырга да куркабыз,–дип уртаклашты каравылчы.

    Иренеп тормадык, барып карадык, дөрес, этләр көтүе күзгә чалынмады. Аңлашыла ки, бары да имин, әйбәт дигән сүз түгел бу.

    Район үзәгендә сукбай этләр мәсьәләсе ни дәрәҗәдә кискен тора. Урамнарыбызны һәм ишегалларын дүртаяклы “дуслар” басып алмасын өчен ниләр эшләнә? Әлеге сорауларга җавап бирүен сорап Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттаховка мөрәҗәгать иттек (Җитәкче белән интервьюның тулы варианты безнең сайтта).

    –Бүген бу мәсьәлә алай ук кискен тора димәс идем. Дөрес, андый проблема юк диеп тә булмый. Җирлек башкарма комитеты авыл халкының мөрәҗәгатьләре буенча кичекмәстән чаралар күрә. Әгәр кем дә булса маэмае белән “хушлашырга” карар кылса, безгә хәбәр итә. Ә без адресын язып алабыз, аннан соң Димитровград шәһәреннән этләрне тоту бригадасы килгәч, маэмайны аларга тапшырып приютка озатабыз. Сукбай этләрне тотып алуга  шактый средстволар китә, бу акчаларга авылны төзекләндерү буенча байтак мәсьәләне хәл итеп булыр иде. Урам этләре мәсьәләсе алай ук җитди тормый дип саныйм, чөнки район үзәгендә  аларның санын арттыруга юл куймаска тырышабыз. Әмма күп нәрсә халыкның үзенә, проблеманың мөһимлеген аңлавына бәйле,–ди авыл җирлеге җитәкчесе.

    Аның әйтүенчә, бер атна элек этләрне тотучы бригада 20 маэмайны алып киткән, дүртесе – кешеләр мөрәҗәгате буенча. Ә бу халыкның җирле властька ышануын, аңа ярдәм итүен күрсәтә.

    Карга авылында яшәүче, ел саен бихисап кош-корт үстерүче күп балалы ана Гүзәл Хәсәнҗанова белән бер сөйләшүдә авылда сукбай этләр проблемасының тамырдан хәл ителүен аңладык. Монда иясез этләр юк. Күпләр маэмай асрауны кирәксенми. Ә инде дүртаяклы дуслары булганнар аны бәйдә тоталар.

    Чыннан да, күпләрдә хәзер бикләнә торган ышанычлы капкалар, тимер рәшәткәле коймалар. Бер сүз белән әйткәндә, этләр юк – проблема да юк.

    Әлеге вәзгыятькә ачыклык кертү өчен, без Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗевка мөрәҗәгать иттек. Чыннан да барысы да шулай яхшымы? Проблеманы нинди юллар белән хәл иткәннәр?

    –Безнең җирлектә сукбай эт күрмәссең. Мактанасым килми. Шуны гына әйтәм, халык җыенында этләрне бәйдә тоту турында карар кабул иткәннән соң хәл сизелерлек яхшырды,–дип җавап бирде җирлек башлыгы.

    Йорт хайваннарына зыян салмас өчен, биредә Акбайлар һәм Сарбайларның җавапсыз хуҗаларын штрафка тартырга карар кылганнар. Әмма эш штрафка кадәр барып җитмәгән. Авылда бит бөтен нәрсә күз алдында, кемнең маэмае “рөхсәтсез” урамда  йөрүен бар да белә.

    Чыннан да, каргалылар һәрчак алдынгылар булды. Алар ел да  районда беренчеләрдән булып үзара салым средстволары җыялар, беренче булып авылда парк булдырдылар (анда фонтанга кадәр бар). Карга халкы районда һәм республика башкаласында үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша. Бу авылда бит районда иң күп кош-корт асрала. Димәк, күп көч куеп үстерелгән  терлек һәм кошларны сакларга да кирәк.

    –Безнең авылда халык бик бердәм. Җыенда карар кылынган икән, димәк, үтәргә кирәк. Беркемгә дә искәрмә ясалмый. Этне тиешенчә тота алмасаң, асрама гына. Җирле депутатлар авыл халкы белән бергә шундый карар кабул итте,–дип йомгаклый 30 ел эш стажы булган җирлек җитәкчесе Рамил Минһаҗев.

    Әмма бар җирдә дә алай шома гына бармый шул. Социаль челтәрләрдә менә ниләр язалар:

    “Кара төстәге эт шимбә көнне тавыгымны тоткан. Маэмайларыгызны игътибарлырак карагыз әле”,–дип яза Түбән Кәчидән үзен Костя дип атаган берәү. “Безнең урамда бөтен җирдә эт тизәге. Миналар өстеннән йөргәндәй атлыйбыз. Сөтле чиләкне куяр хәл юк, этләр урап ала”,–дип сукрана шушы пост астында Марина.

    Марина белән телефоннан сөйләштек. Аның сыер савып, сөтле чиләген алып чыгып куюы булган, күршеләренең ач эте йөгереп чыгып чиләкне төртеп тә аударган. Бу факт турында ул җирлек җитәкчесенә дә хәбәр иткән, үзе дә “хәлгә ачыклык керткән”. Шуннан соң күршесе этен бәйгә куйган. Ә ашата микән? Бусы инде хуҗасы намусында.

    Түбән Кәчи авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифанов без шылтыратканда бу хәл турында белгән генә түгел, ә инде кайбер чаралар да күреп өлгергән иде. Рексны күптән түгел гаиләсе белән район үзәгенә күченгән хуҗасы ташлап калдырган, ә икенче этне ничәнче көн инде хуҗасы ашатырга “оныта” икән. Бар бит шундый кешеләр: үзе ашаган, ә эте турында оныткан...

    Җирлек башлыгы этләрнең хәсрәт-хуҗаларына штраф салу белән янаган, үгет-нәсихәтле әңгәмә үткәргән, бу әхлаксызлык очрагы турында Базарлы Матакка яңа күченгән бәндәнең эш урынына да хәбәр иткән.

    Күрше районнарда бу җәһәттән вәзгыять нинди соң? Спас районында икенче ел инде хуҗасыз җанварларны тоту белән шөгыльләнәләр. Этләрне приютка урнаштыралар, аларны анда дәвалыйлар, прививка ясыйлар, арулау буенча операция үткәрәләр, аннан соң  элек булган урыннарына кайтаралар. Мондый процедуралардан соң дуртаяклылар басынкылана,  агрессия белдерми башлый, диләр.

    Әмма, нәсел калдыру функцияләреннән мәхрүм ителсә дә, җанварның аппетиты шулай ук кала. Некрасовның “Тимер юл” поэмасындагы сүзләрне хәтерлисезме: “Бу җиһанда патша бар! Ул аяусыз патшаның ачлыктыр исеме”.

    Әлкилеләр яраткан борынгы Чистай шәһәренә шушы арада бер федераль каналның  төшерү төркеме килгән. Тик аларны өяз шәһәренең  күренекле урыннары кызыксындырмаган. “Журналистларны  бирегә китергән сәбәп – ач этләрнең тере мәчене ботарлавы турында социаль челтәрләрдә урнаштырылган видео”,–дип хәбәр итә “Чистай-информ”.

    Шәһәрнең җәнлек-җанварларны яклаучылары сукбай җанварлар өчен питомник булдыру турында җан ата (“Чистай-информ” сайтында 31 мартта куелган видео).

    Ничек кенә булмасын, сукбай этләр проблемасы бар. Гадәти авыл проблемасыннан ул глобаль мәсьәләгә әйләнде. Каядыр аны штрафлар белән хәл итәләр, икенче бер урында проблема үзагымына куелган. Җирле властьны, ветеринарларны, зоосакчыларны, хокук тәртибен саклаучыларны теләсә күпме гаепләргә була. Әмма беренче чиратта монда без – кешеләр гаепледер. Кайчандыр урман җанварлары безгә ияләшкән, бүтән җанварлардан һәм усал бәндәләрдән яклаган. Үз хуҗалыгыбызда тәртип урнаштыру (этне бәйгә кую, вольерга ябу) үзебездән тора бит. Кешеләрнең җавапсызлыгы аркасында балаларыбыз, оныкларыбыз зыян күрә.

    Районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин сүзләренә караганда, ел саен районда этләрне тотуга 230 мең сум субсидия бирелә. Уйлап карасаң, аз да түгел кебек. Әмма бу сумманы барлык җирлекләргә бүлсәң, уртача 10 ар мең сум туры килә. Күпме бу, әллә азмы? Үзегез хәл итегез. Ә менә бер этне тоту, приютка урнаштыру, дәвалау 6,25 мең сумга төшә. Ничек кенә булмасын, бу акчаларны экономияләргә  булыр иде. Әлеге бюджет средстволарын туздырмыйча, бүтән берәр кирәкле эшкә тотарга мөмкин бит.

    “Эт тормышында яшәгән эт кенә тешләшә торган була”, дигән сүз бар. Без бүген сүз алып барган җанварларның күбесенең хуҗалары булган, этләр аларга ышанган. Күп еллар иясенә тугры хезмәт иткән маэмайны элеваторга алар үзләре алып килеп калдырган, ә Түбән Кәчидә юньсез хуҗасы маэмаен ташлаган, икенче эт исә хуҗасы “ял иткәндә” ачтан тилмергән.

    Ирексездән хәтергә Антуан де Сент-Экзюпери сүзләре килә: “Үзебез ияләштергән җан ияләре өчен без җаваплы”.

    Бу көннәрдә Россия Дәүләт Думасына йорт хайваннарын теркәү турында закон проекты кергән. Аның авторлары эт һәм мәчеләр асраучылар алдына җанварларын теркәү бурычын куярга тәкъдим итәләр. Бу югалган дүртаяклыларны ияләренә кайтарырга, шулай ук хуҗалары ташлаган сукбай җанварлар санын киметергә мөмкинлек бирер иде. Әгәр закон проекты хупланса, барлык йорт хайваннарына биркалар беркетеләчәк. Шул рәвешле югалган эт һәм мәчене табарга, шулай ук сукбай маэмайның элекке хуҗасын ачыкларга  җиңелрәк булачак. Тик бу әле перспективада. Әлегә исә, гамәлдәге закончалык буенча, җанварларны агуларга ярамый (хәтерлисезме, берзаман ветстанциядә зәңгәр кәгазьгә төрелгән агулы конфетлар алырга була иде). Шулай ук җәнлек-җанварларны  авыл эчендә ату да тыела.

    –Фермалар, заправка станцияләре, җәмәгать туклануы пунктлары тирәсенә килеп сыена торган сукбай этләр проблемасын без уртак көч белән генә хәл итә алабыз. Ач маэмайлар бит кешеләргә һәм йорт хайваннарына куркыныч тудыра”,–ди элеватор җитәкчесе Владимир Сивенков.

    Аның белән килешми мөмкин түгел. Өстәп шуны әйтергә кирәк, урамда йөрүче дүртаяклы җан ияләре үзләре дә михнәт чигә. Этләрнең машина астында калуы, аварияләр китереп чыгаруы белән бәйле хәлләр еш очрый. Этне таптату – начар билге, күңелсезлекләр буласын көт тә тор, диләр халыкта. Шулаймы бу, түгелме – әйтү кыен. Шунысы анык билгеле – әлеге проблеманы хәл итү үзебездән тора. Әйдәгез, Акбаебызны бәйгә куйыйк, нәселле, кыйммәтле этне исә вольерга ябыйк. Әгәр сез үзегезнең маэмайдан туйгансыз,  я булмаса картлыгы, авыруы сәбәпле аны алга таба тота алмыйсыз икән, бу хакта җирлек җитәкчесенә хәбәр итегез. Шул рәвешле сез әйләнә-тирәдәгеләрне, якыннарыгызны, авылдашларыгызны сукбай этләр тешләүдән, зыян салудан араларсыз. Маэмай тешләп котыру чире ияртү куркынычы да бар бит...

    Газета укучылар район үзәгендә эт тешләгән малайның хәле ничек булуы белән дә кызыксыналар (“Әлки хәбәрләре” 29 май саны). Шөкер, ул терелгән. Берничә операция, зарарланган урынга яңа тире күчереп утырту нәтиҗәсендә җәрәхәт урыны сизелми диярлек. Ә менә баланың күңелендәге яра кайчан төзәлер? Ул хәзергә кадәр әти-әниләреннән башка урамга чыкмый диярлек, этләрдән курка, балалар комлыгында үзенә ташланган көрән эт исә әледән-әле төшенә керә...

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: