Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең татар атлары азыксыз калмас

Әхмәт авылында фермер Фәнис Бакиров атлар өчен азык хәзерләүгә кереште.

“Бакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында 300дән артык ат асрала. Аларның күбесе татар атлары токымлы. Моннан тыш, Фәниснең савым сыерлары, симертүдә үгезләре, берничә дистә сарыклары бар.

Фермер Чиябашта арендага алган кырларында үстерелгән күпьеллык үләннән сенаж сала, печән хәзерли. Атлар утарында бер баз сенаж салып куйганнар инде. Хәзер икенче базга ташый башлаганнар. Шулай ук 300 рулон печән көйләгәннәр. Бүген шул печәнне Чиябаш кырларыннан ташып, өсте ябулы корылма астына урнаштыру белән мәшгульләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев