Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Өлкәннәр декадасы барышында “Әлки хәбәрләре” редакциясендә “Турыдан-туры элемтә” үткәрелде

    Мәгълүм булганча, Өлкәннәр декадасы барышында "Әлки хәбәрләре" редакциясендә "Турыдан-туры элемтә" үткәрелгән иде.

    Бу хакта газета аша халыкка алдан ук хәбәр иттек. Сораулар, мөрәҗәгатьләр алданрак та, "Турыдан-туры элемтә" барышында да кабул ителде. Аларны редакциядә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария ПЛАТОНОВА, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы Альмира ИБӘТОВА, Пенсия фонды район идарәсенең пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү, түләү һәм иминиятләштерелгән затларның пенсия хокукларын бәяләү бүлекчәсе начальнигы Гүзәл ШУВАЛОВА, район ветераннар советы рәисе Ришат ХӘЛИУЛЛИН тыңладылар.

    "Турыдан-туры элемтә"гә килгән кайбер сорауларга җавапларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

    Рамил Гатауллин, Иске Алпар авылы:

    -Безнең Уңыш урамы бик начар хәлдә, юллар пычрак, үтеп йөрерлек түгел. Балалар көчкә мәктәпкә бара. Ә сөт ташучы машина бөтенләй урамга керә алмый. Урамыбыз кайчан төзекләндерелер икән?

    Әлеге сорауга Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов болай җавап бирде:

    -Быел республика ярдәме белән һәм узара салым средстволарына авыл җирлегендә байтак юллар төзелде. Республика программасы нигезендә автомобиль трассасыннан Иске Алпар авылына кадәр бер чакрым озынлыкта яхшы юл салынды. Ә Уңыш урамында 350 метрдан артык арага вак таш түшәлде. Аннан каты түшәмәле юл борылып Дуслык урамына керде һәм аның азагына кадәр салынды. Уңыш урамында 240 метрда юл төзеләсе калды. Техника эшләгәндә башкарыла торсын дип, җәен без ул арага да балчык салып калдырдык. Яңгырлар башлангач шул балчык изелеп, кешеләргә уңайсызлыклар тудырды шул. Әмма бу көзне ничек тә үткәреп җибәрергә кирәк инде. Киләсе елда республика программасы буенча Уңыш урамының калган өлешендә дә таш юл салуны төгәлләрбез дип өметләнәбез. Сүз уңаеннан, быел бу авылда клуб каршында - 300 метр һәм Төньяк урамында 150 метр юл салынды.

    А.Иванова, Базарлы Матак авылы:

    -Хәсрәт-бәлане беркем көтеп алмый, әмма ул рөхсәт сорап тормый килә икән. Менә минем кызымның да көтеп алган баласы исәнсез булып туды. Инвалид бала тәрбияләүчеләр пенсиягә алданрак чыга ала, дип ишеткән идем. Аның тәртибе ничек икән, аңлатмассызмы?

    -Закон нигезендә, инвалид балалары булган һәм аны сигез яшькә кадәр тәрбияләгән ата-ананың берсе картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән вакыттан алдарак чыгу хокукына ия. Исәнсез баласы булган ир-атлар - 55 яшьтә, ә хатын-кызлар 50 яшьтә лаеклы ялга китә ала. Әмма моның өчен аларның ким дигәндә 20 (ирләр) һәм 15 (хатын-кызлар) ел иминият стажы булу зарур.

    Шул рәвешле пенсиягә алданрак чыккан ата-аналарның берсе гомумбилгеләнгән лаеклы ял яшенә җиткән очракта ул Пенсия фонды идарәсенә гариза язып картлык буенча гадәти пенсиягә күчә ала. Бу вакытта пенсиягә алданрак чыгу хокукы инвалид бала тәрбияләүче әти-әнинең икенчесенә күчә.

    Исламия Закирова, Иске Чаллы авылы:

    -Хастаханәдә мәетләр яра торган морг кайчан эшли башлар икән? Сез бит аны эшли дип язган идегез. Ә күп кешегә үлгән туганнарын ярдыру өчен башка районга алып барырга туры килә. Моның никадәр авыр булуын әйтеп торырга кирәк микән? Бу мине генә түгел, күп райондашларны борчый торган мәсьәлә.

    Әлеге мөрәҗәгатькә Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина мондый җавап юллады:

    -Озакка сузылган авырудан вафат булган һәм табиб-терапевтта исәптә торган мәетләрне яру район үзәк хастаханәсенең патологоанатомия бүлегендә эшләнә. Анда табиб, фельдшер-лаборант һәм санитарка эшли. Ял һәм бәйрәм көннәрендә мәетләр яру башкарылмый. Түләп ярдыру хезмәте юк.

    Үтерелгән, үз-үзенә кул салган, агуланган, суга баткан һәм үлем сәбәбе билгеле булмаган мәетләр тикшерү органнары юлламасы буенча Болгар шәһәренә суд-медицина тикшерүенә җибәрелә. Үлем-җитем очрагы булганда авыл җирендә ФАП фельшерын, Базарлы Матакта "Ашыгыч ярдәм" хезмәтен һәм полиция чакырту зарур.

    -Мин өлкән яшьтә, ялгызым гомер итәм. Балаларым бар, алар читтә яшиләр. Хуҗалыгымда тавыклар, кәҗә, дуңгыз асрыйм. Әмма сараем бик тузды. Миңа сарай төзергә булышмасызмы? Төзелеш материаллары бирелсә дә рәхмәтле булыр идем.

    Бу сорау авторының исемен күрсәтмәскә булдык. Шуңа охшаш гозерләр белән районның төрле хезмәтләренә мөрәҗәгать итүчеләр тагын бар.

    Закон нигезендә, кереме яшәү минимумыннан (типовой гаилә әгъзасына уртача 8232 сум, пенсионерлар өчен 7029 сум) түбәнрәк булган кешеләр генә социаль ярдәм чараларына өметләнә ала. Ә бездә керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган пенсионерлар юк.

    Биредә шуны да ассызыклыйсы килә. Россия Федерациясе Гаилә кодексы нигезендә, өлкән яшьтәге әти-әниләре турында балалары кайгыртырга бурычлы. Кешелек кануннары нигезендә дә ул шулай. Үзенә гомер биргән олы яшьтәге әти-әнисен карау, аның проблемаларын хәл итүне балалары намус эше дип санасын иде.

    Мария Борисова, Базарлы Матак авылы:

    -Бүген ярминкәгә салам алырга дип махсус чыккан идем. Шактый көтеп торсак та, салам төягән машина килеп җитмәде, юлда ватылып калган, диделәр. Саламны кайдан юнәтергә икән?

    Әлеге мөрәҗәгать район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиевка җиткерелде. Идарә хезмәткәрләре Мария Борисовага салам китерүне оештырганнар. Ул безгә бу хакта хәбәр итеп рәхмәт әйтте.

    "Турыдан-туры элемтә" вакытында редакциягә шылтыратып, өлкәннәр декадасында үзләренә берниди игътибар күрсәтелмәүгә үпкә белдерүчеләр дә булды. Болар нигездә эшләп лаеклы ялга чыккан оешмалары инде булмаган кешеләр. Әмма алар да бәйрәмдә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Андыйларны авыл җирлекләре башкарма комитетлары яисә бүтән оешма-предприятиеләр үз карамагына ала. Безгә шылтыратучыларның барысы да район үзәгендә яшәүчеләр иде. Без бу хакта Базарлы Матак авыл җирлеге җитәкчеләренә хәбәр иттек. Озакламый аннан әлеге пенсионерларның һәммәсенә өйләренә барып бүләкләр тапшырылуы хакында җиткерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: