Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Яңалыклар

Өлкәннәр көне белән!

Халыкара өлкәннәр көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлады. "Хөрмәтле өлкәннәребез, ветераннарыбыз! Район советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән бәйрәм белән кайнар тәбрикләп, сезгә иң җылы теләкләрне һәм күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәм. Сез, Бөек Ватан сугышы афәтләрен үз җилкәгездә татыган, сугыштан соң халык хуҗалыгын...

Халыкара өлкәннәр көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлады.

"Хөрмәтле өлкәннәребез, ветераннарыбыз! Район советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән бәйрәм белән кайнар тәбрикләп, сезгә иң җылы теләкләрне һәм күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәм. Сез, Бөек Ватан сугышы афәтләрен үз җилкәгездә татыган, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуга, төрле елларда район икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән, илебезнең данлы хезмәт елъязмасына үз сәхифәләрегезне язган өлкәннәребез алдында без зур бурычлы. Бүген дә сез актив гражданлык позициягез белән аерылып торасыз, хезмәт һәм тормыш тәҗрибәгезне уртаклашасыз, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә катнашасыз.

Өлкәннәр, ветераннар турында кайгырту - безнең хезмәтебездә

Реклама

өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Һәм бу мөһим эш ел әйләнәсе алып барылырга, өлкәннәр турында кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтүне һәркем үзенең бурычы санарга тиеш.

Кадерле өлкәннәребез! Бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә нык исәнлек, күңел күтәренкелеге, тормышыгызда иминлек, муллык, җан тынычлыгы телим. Балаларыгыз һәм якыннарыгызның, әйләнә-тирәдәгеләрнең кадер-хөрмәтен тоеп яшәгез!"- диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев