Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Максат – иң яхшылар бишлегенә керү

    Индивидуаль сектордан сөт хәзерләүчеләр, гаилә кирәгеннән арткан сөтне тапшырып, акча эшләүчеләр 19 гыйнварда кабат слет үткәреп, булган проблемалар турында уртага салып сөйләштеләр. Мондый чараларның шулай ешлавы исә сөт хәзерләүгә район җитәкчелеге тарафыннан игътибарның да, таләпләрнең дә зурдан булуын раслый.

    Слетта катнашучыларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләде. Сөт җитештерүгә һәм реализацияләүгә керткән өлешләрен югары бәяләп, ул аларга рәхмәт әйтте. Район җитәкчесе авыл җирлекләре башлыкларын да рәхмәт белән үсендерде, чөнки сер түгел, сөт хәзерләүне оештыру беренче чиратта аларга йөкләнә бит. Җирлек башлыгы бу эшне көн дә үз контролендә тотса, сыер асраучы һәркем белән аерым сөйләшсә, акча түләү тәртибен тикшереп торса гына сөт хәзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешеп була бит.
    Фердинат Мидхәт улы районда терлекчелек тармагын үстерүнең иң кулай ысулларына тукталып, гаилә фермалары төзү һәм аларның эшчәнлеген җайга салуның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген дә ассызыклады. Хәзергә продукция җитештерә башлаган гаилә фермалары унлап кына, әмма аларның санын 50 гә җиткерергә кирәк безгә, диде ул. Моның өчен тәвәккәл, тырыш кешеләрне табарга һәм җәлеп итәргә кирәк, ә финанс мәсьәләләрен дәүләт ярдәмендә чишеп була, чөнки үз эшен башлап кына җибәргән яисә тагын да киңәйтеп, дәвам итәргә теләгән фермерлар төрле программаларда катнашып, берничә миллион сумлык ярдәмгә исәп тота алалар.
    Районда терлекчелек тармагын үстерүнең экстенсив юлы - булганнан күбрәк файда күрү, табыш алу, ягъни эшнең сыйфатын күтәрү, дип аңлатты район җитәкчесе. Бусы инде селекция эшенә, ягъни терлекләрнең нәсел мөмкинлекләренә кагыла. Бу юнәлештә ясалма орлыкландыру алымын куллану яхшы нәтиҗәләр бирә. Алымы яңа булса да, асылы күптәнге: продуктлылыгы түбән, токымы билгесез берничә сыер асраганчы, борын-борыннан яхшы хуҗа яхшы нәселле, күп сөтле, эре бозау бирә торган сыер тотарга омтылган.
    Сөт хәзерләү мәсьәләләренә төрле яклап килеп, проблеманың асылын ачарга тырышып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов слетта зур доклад белән чыгыш ясады. Башта ул район икътисадында иң зур урын алып торган сөтчелек тармагы турында сөйләп үтте. Аның әйтүенчә, хуҗалыкларда 30356 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 10517 се - савым сыерлары (бу саннар 2013 елның 1 гыйнварына). Үткән елда 47 мең тонна сөт, 4716 тонна ит җитештерелгән, 15310 баш бозау алынган.
    Аннары Идрис Габдрахман улы шәхси секторга күчеп, болай диде:
    -Чынлап та, без - сөтле район. Чөнки хәзерге вакытта һәркөнне 100 тоннадан артык сөт җитештереп сатабыз. Әлеге күрсәткеч җәй айларында тагын да югарырак була. Һәм ел әйләнәсе аңа шәхси хуҗалыклардан хәзерләнгән сөт тә кушыла.
    Докладчы слетта катнашучылар игътибарына таблицага тупланган мәгълүматларны да китерде. Алардан күренгәнчә, авыл халкында хәзерге вакытта 3 мең баш сыер асрала. Үткән елда алардан 5291 тонна сөт җыелган, бу алдагы ел күрсәткеченнән 1276 тоннага күбрәк. Сөт сатып, район халкы 55 млн. 431 мең сум акча алган. Идрис Габдрахман улы иң яхшы эшләгән авыл җирлекләрен һәм аларның җитәкчеләрен, сөт тапшыручыларны һәм җыючыларны да атап үтте. Беренчеләре арасында һәр сыердан 2919 кг сөт хәзерләгән Иске Камка, 2660 кг лы күрсәткеч белән Иске Алпар, 2626 кг сөт җыйган Ташбилге авыл җирлекләре бар (Салман авыл җирлегенең күрсәткече һәр сыерга 6566 кг тәшкил итә, әмма бу очракта күрше районнардан җыелган сөт тә җирлектә яшәүчеләр асраган сыерлар санына бүлеп исәпләнгән). Дөрес, сөт хәзерләү начар оештырылган авыл җирлекләре дә бар. Докладчы аларны тәнкыйтьләп алды һәм, әгәр уртача район күрсәткечләреннән калышмасалар да, халык кесәсенә тагын 10 млн. сумнан артык акча керер иде, дип шелтәләде.
    Күп итеп сөт тапшыручылар белән дә танышып үтик. Иске Салманнан Насыйбуллин Нәбиулла - беренче урында: ул үз хуҗалыгыннан 60 тонна сөт озаткан! Татар Төгәлбәеннән Гәрәева Әлфиназ 33,6 тонна, Иске Матактан Карманаев Юрий 19,5 тонна, Югары Әлморзадан Гатыйпов Рамил 15,5 тонна сөт тапшырганнар.
    Хәзерге вакытта халыктан сөт җыю белән 38 кеше шөгыльләнә. Аларның да иң уңганнарын һәм өлгерләрен мактап үтте докладчы. Әйтик, Салманнан Хәмидуллин Руслан 700 тонна, Иске Алпардан Сәйфетдинов Мәннур 334 тонна, Иске Камкадан Зәйнетдинова Фәзилә 241 тонна, Чиябаштан Шиһапов Наил 223 тонна сөт җыйганнар.
    Билгеле, йортыңда карап торган бер сыерың белән генә әллә ни алга китә алмыйсың. Күпләп сөт тапшыручылар 4-10 ар баш сыер асрыйлар, ә гаилә фермаларында сөтлебикәләрнең баш саны тагын да күбрәк. Соңгыларында акрынлап булса да үсеш күзәтелә: бернинди авырлыкларга карамыйча, тырышып һәм дәүләт ярдәменә таянып, гаилә фермалары аякка басып килә (2011-2012 елларда алар дәүләттән 8,6 млн. сумлык ярдәм алган). Ә ике кеше 3 һәм 1,5 млн. сумлык грантлар откан. «Гаилә фермалары - өстәмә эш урыннары булдырып, аларны юкка чыгудан саклауның бер ысулы да бит»,-диде Идрис Габдрахман улы.
    Докладчы шулай ук шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерларны ясалма орлыкландыруга да тукталды. 2012 елда әлеге хезмәттән 2656 хуҗалык файдаланган, шул ысул белән каплатылган сыерлардан 944 баш бозау алынган. Мондый бозаулар-чиста нәселле, югары продуктлы сыерлар көтүе алуның иң арзан һәм ышанычлы юлы, диде докладчы.
    2012 елны сөт җитештерүчеләр өчен уңышлы дип атап, Идрис Габдрахман улы агымдагы елга зур бурычлар да билгеләп куйды. Максат - ел ахырына һәр сыердан 2000 кг сөт хәзерләп, республиканың моңа ирешкән 5 районы исәбенә керү.
    Слетта иң алдынгыларга бүләкләр, дипломнар тапшырылды, мактау һәм рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Гомумән, слет үткәрү үзе үк сөт җитештерүче һәм хәзерләүчеләр хезмәтен югары бәяләү инде ул. Мондый игътибарга җавап буларак күрсәткечләрнең тагын да үсәсен көтәргә кала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: