Мария Борисова: Авылда яшәп тә яшелчә үстермичә була мыни?!
Тугызынчы дистәне вакладым инде, сәламәтлегемә зарланмыйм
Мария Борисова, сугышта катнашкан солдат толы, Базарлы Матак:
–Бакчам зур түгел, шулай да ел саен әйбәт кенә уңыш җыям. Бөтенесен аз-азлап утыртам. Тугызынчы дистәне вакладым инде, сәламәтлегемә зарланмыйм. Авылда яшәп тә яшелчә үстермичә була мыни?!
Суган үземнеке, орлыкларын үзем ясыйм. Кәбестәнең “Шикәрле баш” дигән соң өлгерә торган сортын үстерәм. Ул яхшы саклана, корткычлар да артык зарарламый аны. Иң мөһиме, иренмәскә, вакытында су сибәргә, коңгызлардан, кортлардан сакларга, утарга кирәк. Ә җиребез безнең уңдырышлы, бераз тырышлык кына куй. Халык юкка гына уңыш үзеннән үзе килми, чәчкәнне үстерергә дә кирәк, димәгән шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев