Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машинамны кулдан төзелгән сату-алу килешүе буенча саткан идем. Штраф килде. Бу очракта нишләргә?

- Машинамны кулдан төзелгән сату-алу килешүе буенча саткан идем, яңа хуҗасы үз исеменә теркәмәгән булса кирәк.

Штраф килде. Бу очракта нишләргә? ЮХИДИгә барасымы, штрафны яңа хуҗага күчертеп буламы? Үзе белән сөйләшмәкче идем, телефонын алмый.


Юрист Марат СОЛТАНОВ:


- Яңа закон буенча, хәзер сату-алу гадиләштерелгән тәртиптә башкарыла: сатучы белән алучы үзара язмача килешү төзи дә машина яңа хуҗага биреп җибәрелә. Әмма арада намуссыз кешеләр дә бар һәм алар автомобильне үз исеменә теркәргә ашыкмый. Бу очракта штраф элекке хуҗага килә. Иң элек моны тыныч юл белән хәл итеп карагыз: алучыга шалтыратып, 10 көн эчендә машинаны теркәргә тиешлеген искәртергә һәм штраф түләргә кушарга кирәк. Аның белән элемтәгә кереп булмый икән, штраф килгәч, 10 көн эчендә районның ЮХИДИ бүлеге башлыгы исеменә гариза язып, штраф турындагы карар белән килешмәвегезне белдерү сорала.

Сату-алу килешүе булгач, закон тулысынча сезнең яклы.


Шунысын ассызыкларга кирәк: яңа хуҗа 10 көн эчендә автомобильне үз исеменә күчерми икән, бу килешүне гамәлдән чыгарырга мөмкин. Килешү төзелеп 10 көн узганнан соң, элекке хуҗа ЮХИДИ бүлегенә барып, теркәүне туктатуны сорап гариза яза (килешү һәм транспорт чарасы паспортының (ПТС) күчермәсе кирәк).

Шуннан соң машинаның техник паспорты һәм номерларын эзләүгә бирелә. Автомобильне үз исеменә теркәргә оныткан яңа хуҗага штраф салыначак.

http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/15850-shtrafnyi-yaңa-huҗaga-kүchertep-bulamyi?-sorau-җavap.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев