Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мөмкинлекләр бер чама, нәтиҗә генә төрле

    Шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп тапшыру һәрвакыттагыча игътибар үзәгендә: соңгы ун көндә 160 тоннадан артыграк сөт хәзерләнгән. Шунысы әйбәт - үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 11 тоннага артык.

    Әйтергә кирәк, барлык авыл җирлекләре буенча күрсәткечләр шундый - узган елдагыдан артыграк. Чиябаш, Чуаш Борнае, Иске Салман, Иске Чаллы һәм Ташбилге авыл җирлекләре башлыклары үрнәк, чөнки биредә иң зур артым - 700-1000 килограммга кадәр. Сентябрь аенда табигый көтүлекләрдәге үсемлекләрнең туклыклылыгы түбән булуын исәпкә алсак, эшне шулай оештыра белүне мактарга гына кала.
    Әмма бер кисмәк балның тәмен бозучы бер кашык дегет тә бар шул: район буенча җыелган сөтнең тулаем күләме көннән-көн кими бара. Әле кайчан гына ункөнлектә 200 һәм аннан да күбрәк сөт җыела иде, ә бүген - 160 тонна гына. Аерма сизелерлек - 40-50 тонна бит!
    Алдагы атна белән чагыштырганда кайбер авыл җирлекләре буенча сөт хәзерләү нык кимеде. Әйтик, Иске Матак авыл җирлегендә - 115 килограммга, Түбән Әлкидә - 228 кг, Чуаш Кичүендә - 236 кг, Юхмачыда - 240 кг, Салман авыл җирлегендә 267 кг һ.б. Шулай итеп, бу авыл җирлекләре гаебе белән ахыргы нәтиҗәбез 504 килограммга кимегән булып чыкты. Сәбәпне, эзләсәң, табып була инде ул, әмма кайда тырышып эшлиләр, сөт җыюны оештыруга игътибарны киметмиләр, анда күрсәткечләр тотрыклы.
    Бүген район буенча һәр сыердан 1 көнгә 5,3 кг сөт реализацияләнә. Унөч авыл җирлеге буенча әлеге күрсәткеч югарырак, сигезендә киресенчә - түбәнрәк.
    Сөт җитештерү күләме белән турыдан-туры бәйлелектәге тагын бер нәрсә хакында әйтмичә булмый. Бу - терлекләрне ясалма орлыкландыру мәсьәләсе. Сентябрь аеның соңгы көненә булган күрсәткечләргә күз салсак, ясалма орлыкландыру операторлары хезмәтеннән 1997 хуҗалыкның файдалануын күрәбез. Ягъни барлык сыерларның 66 проценты шулай каплатылган.
    Хәзерге көндә районда 22 комплект җиһаз куллануда, аларның гомуми бәясе 8 миллион сум тирәсе. Ә бит ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бу җиһазлар районга бушлай бирелде, халыктагы терлекләрнең нәсел күрсәткечләрен яхшырту максат итеп куелды. Чиста нәселле терлек алу өчен (4 нче буын) 84-85 ай кирәк. Әгәр сыерларны ясалма орлыкландыру ниндидер сәбәпләр аркасында кичектерелә, вакытында башкарылмый икән, процесс сузыла, дигән сүз. Балтач, Кукмара, Арча районнарында ясалма орлыкландыру өстенлекләренә инанган халык, аларда бу эшне авыл җирлекләренә йөкләмиләр дә инде, чөнки терлек хуҗалары үзләре үк ясалма орлыкландыру операторлары хезмәтеннән файдалануны өстен күрә. Нәтиҗә - бу районнарда һәр сыердан елына 3 мең килограммга кадәр сөт хәзерлиләр, ә безнең иң яхшы күрсәткечләребез 1100 килограммнан артмый әлегә.
    Шундый кыйммәтле җиһазларны тиешенчә сакламау очракларын да әйтеп үтәсем килә. Югары Колчурино, Үргәгар, Иске Алпар, Юхмачы, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә технологлар әлеге җиһазларны үз хуҗалыкларында тотарга мәҗбүр, махсус пунктлар бүлеп бирелмәгән. Ә Түбән Кәчи һәм Түбән Әлки авыл җирлекләрендә бүгенге көндә ясалма орлыкландыру хезмәте күрсәтү өчен технологлар юк. Әлеге проблемаларны тиз арада хәл итәргә кирәк, билгеле.
    Районда тернәкләнеп, көч җыеп килүче тагын бер катлам - гаилә фермалары турында да әйтергә кирәк. Алар бездә бүгенгә 23 әү, тагын ике кеше ферма төзүне планлаштыра. Барысында да төзелеш эшләре, терлек туплау дәвам итә. Бу арада гаилә фермалары төзүчеләргә дәүләт субсидиясе таратылды - 9 кеше 3 миллион 250 мең сум акча алды (тиешле сумманың 50 проценты). Шушы көннәрдә тагын 5 кешегә субсидия кайтырга тиеш. Тырышалар хуҗалар, төзелеш эшләрен тәмамлап, терлекләрне кышкы асрауга күчерү өчен барысын да эшлиләр.
    Сүземне тәмамлап, сөткә сатып алу бәяләренең күтәрелүен генә әйтәсе калды. Хәзер 1 килограмм сөткә бәя 10 сум 50 тиен. Һәм ул күтәрелә бара. Димәк, сыерлы хуҗалар өчен сөт сатып акча эшләү мөмкинлеге мөһим булып кала. Авыл җирлекләре генә сөт җыюны оештыруга игътибарларын киметмәсен иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: