Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • «Мул азык белән кышларга була»

    Авыл хуҗалыгында иң җаваплы вакыт - кышлату чоры бара. Маллар саны да бит район буенча аз түгел - аграр предприятиеләрдә барлыгы 9489 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 9327се "Кызыл Шәрык" агрохолдингыныкы булса, 162се крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә. Авыл халкында, кызганыч, сыерлар саны үткән елдагыдан кимеде. Шәхси хуҗалыкларда хәзер 2746...

    Яфрак азык бик ярап куйды
    Чуаш Кичүе терлекчелек комплексында маллар тук: печән, сенаж, силос, катнаш азык кирәк кадәрле. "Азык иркен булгач, малларны карарга да рәхәт",-ди терлекчеләр.
    Яхшы сыйфатлы печән малларның алларыннан өзелми, азык төрләндереп, витаминнар белән баетып бирелә. Катнаш азык та Казан шәһәрендә күптән түгел ачылган заводтан терлекнең яшенә карап кайтарыла. Әйтик, бозауларга беренче номерлы, сыерларга өченче номерлысы бирелә.
    -Районыбыз оешмалары тырышлыгы белән хәзерләнгән яфрак азык бик ярап куйды, аеруча бозаулар бик тә яратып ашыйлар,- ди комплекс ачылганнан бирле аның белән җитәкчелек итүче Рафаэль Зәйдуллин.
    Үзе Әхмәт авылыннан ул. Заманында "Райтопсбыт"та хезмәт куйган. Туган авылында совхоз директоры булып эшләгән, Карга терлекчелек комплексын җитәкләгән. Авыл хуҗалыгында тырышып хезмәт итүенә 30 ел инде Рафаэль Нурәхмәт улының.
    Менә без аның белән бер терлекчелек бинасыннан икенчесенә күчеп йөрибез. Күренеп тора: маллар көр, биналар төзек, бөтен җирдә тәртип. Еш кына мондый картинага каян да булса тикшерү килгәндә тап буласың, ә биредә ул һәрвакыт шулай.
    Комплекс начальнигыннан биредә күпме терлек асралуы белән кызыксынам.
    -Малларның бер өлеше Садиково һәм Карамалы иярчен фермаларында. Безгә барлыгы 6363 баш терлек йөкләнгән. Шуның 3243 башы савым сыерлары, хәзергә 1603 сыер савыла,-ди җитәкче.
    -Кышка керү белән авыл кешесенең сыеры сөтне бермә-бер киметә. Ә сездә бу ничегрәк? Сөтне кай якларга озатасыз?-дип сорашам Рафаэль абыйдан.
    - Ел әйләнәсе бездә сөт күләме бер үк дәрәҗәдә. Бер баш сыерга савым уртача 15,31 литр туры килә, тәүлеккә 24500 литр тирәсе сөт савып алына. Бәясе дә безнең өчен бик кулай - литрга 24-25 сумнан исәп-хисап ясыйлар,-ди җитәкче.-Самарадан "Данон" фирмасы килеп ала аны бездән.
    Комплекста хезмәт хакы уртача 13,5 мең сум тәшкил итә икән. Азык запасын пландагыдан арттырып хәзерләгәннәр: 28 мең тонна силос, 14 мең тонна сенаж, 28000 тонна сытылган кукуруз базларга салынган, 1500 тонна салам, 600 тонна печән саклауга куелган.

    Эш шартлары яхшыра
    Рафаэль Зәйдуллин 2000 нче еллар башында "Әхмәт" совхозында җитәкче булып эшләгән вакытларын да искә алды:
    -Тәмам бөлгенлеккә төшкән идек ул чакларда.Яз үзен белдерә башлау белән кредит алырга мәҗбүр була идек. Ягулык, запас частьләр - барысы да кирәк бит. Көзге уңыштан алган табышың кредитларны капларга җитсә, бик зур шатлык иде бу. Кулга акча алу хакында сөйләргә дә юк иде. Районыбызга зур инвестицияләр керткән, менә бу комплексларны төзеп халыкка эш урыннары булдырган "Кызыл Шәрык" җәмгыятенә рәхмәт кенә.
    Чуаш Кичүе терлекчелек комплексы - Әхмәт, Чуаш Кичүе, Борискино, Садиково, Түбән Әлки, Кората, Татар Борнае һ.б. - районның 15ләп авылы халкын, барлыгы 110 кешене эшле итүче дә. Эшчеләрне вахта ысулы белән өч сменага алып киләләр һәм эштән соң авылларга кайтаралар.
    -Бездә хезмәт куючы һәр кеше үзенә йөкләнгән вазыйфаны тырышып башкара, кадрлар белән кыенлык кичергәнебез юк. Мал табиблары Илназ Хатыйпов, Рөстәм Шакиров терлекләрнең саулыгы өчен җавап бирсә, көтүне комплекс эчендә урнаштыру Илһам Мөхәммәтшинга йөкләнгән. Бозаулар Лилия Әһлиева, малларның туклану рационын төзү тулысынча Жанна Каргачева өстендә,-дип сөйли Рафаэль Зәйдуллин.
    Гомер-гомергә авылда абруйлы хезмәт кешеләре саналган сыер савучыларга да уңай эш шартлары булдырганнар. Сыерлар саву залы тулысынча җылыту системасы белән җиһазландырылган. Савым аппаратлары да автомат режимда эшли. Сыерның җиленендә сөт бетү белән аппарат кире урынына утыра.

    Бозауларга бигрәк тәрбия кирәк
    -Терлек биналарында кышын малларга салкын булмасмы?
    -Менә карагыз, биналарны тыштан ике кат полиэтилен пленка белән әйләндереп алдык. Хәзер кышкы салкыннарда да биналарда температура тиешенчә була,-дип җавап бирде комплекс җитәкчесе.
    Танышуны дәвам итеп, Рафаэль Зәйдуллин белән бозаулар асрау бинасына юнәлдек. Кечкенә бозауларны карау, тәрбияләү ? авыр, четерекле хезмәт ул. Биредә тырыш, уңган, терлекләрне яратучы кешеләр генә эшли ала. Гөлләрия Сөнгатуллина, Гөлгенә Гирфанова, Резидә Гәрәева, Лилия Әһлиева, Фирая Гыйләҗева нәкъ менә шундыйлар.
    -Хайванның бит теле юк, берәр җире авыртса, аңлата алмый. Шуңа бозауларга бик игътибарлы булырга кирәк. Исән-саулармы икән, дип борчылып киләбез иртән. Үзгәрешләр сизсәк, тизрәк мал табибларына мөрәҗәгать итәбез,-ди яшь терлекләр буенча менеджер Лилия Әһлиева.
    Монда барысы да бозаулар өчен җайланган: фуражга аерым савыт, шунда ук сөт эчерү җайланмасы да беркетелгән. Яфрак азык та җитәрлек эленгән.
    Бозаулар - яңа көтүнең нигезе. Таза, сәламәт бозау үстергәндә генә мул сөт алуга ирешеп була. Чуаш Кичүе комплексында механикалаштыру, кул хезмәтеннән арыну юнәлешендә зур эш башкарылган, һәм ул дәвам итә. Әмма барыбер эшнең ахыргы нәтиҗәсе терлекчеләрнең хезмәткә мөнәсәбәте белән билгеләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: