Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә истәлекле дата - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә һәм «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уздырыла.

Акция 2004 нче елның  1-3 сентябрь көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. 

Әйе, моннан нәкъ 20 ел элек 1 нче мәктәптә террорчылык акты вакытында 330 кеше һәлак булган, алар арасында- 186  бала, иң кечкенәсенә - 6 ай.   Өч көн тоткынлык дәвамында алар бер тамчы су да эчә алмадылар...

Тормыш тамчысы» акциясе ул – хәтер билгесе,  арабызда  булмаганнар белән суны – тормыш чыганагын, символик рәвештә бүлешергә чакыру.

Әлеге акцияне  мәдәният хезмәткәрләре районыбызның Геройлар паркында уздырды. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучылары гимназия директоры Фәридә Яруллинаны, мәдәният йорты методисты Эльвира Зыятдинованы, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Мария Платонованы, сулыш алырга да онытып, йотлыгып тыңладылар.     

Мария Андреевна Бесландагы фаҗигале хәлләрне бүгенге көн белән бәйләп дәвам итте: 

– Кадерле балалар, илебез бүген дә тыныч түгел. Сез һәркайсыгыз махсус хәрби операция турында хәбәрдар.  Бүгенгесе көндә әлеге операциядә безнең районнан 75 кеше катнаша. Сезнең арагызда анда катнашучы ир-егетләребезнең балалары, туганнары, якыннары яши. Бер –беребезгә мәрхәмәтле булыйк, тыныч таңнар атасына ышаныйк! 

Тырышып укыгыз, илебезнең лаеклы гражданнары булу өчен бөтен көчегезне куегыз, сез – безнең киләчәгебез! – дип тәмамлады ул сүзен.

Акция ахырында барлык катнашучылар Алмаз Сафиуллинның “Яшисе килә” җыры астында учларындагы су белән бүлештеләр: тормыш чәчәкләре – балалар алар кулыннан “су эчте”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев