Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы концерт куйды

​​​​​​​Район мәдәният йортында Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган “Талантлар планетасы” фестиваленең беренче концерты булды.

 ФОТОРЕПОРТАЖ


Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертларын үткәрүне пандемия аркасында ике ел инде оештырмый тордылар. Район мәдәният йорты сәхнәсе дә, тамашачылар да һәм, билгеле, үзешчән артистлар үзләре дә мондый иҗат бәйрәмнәрен сагынып беттеләр инде. 
Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов конкурс сезонын ачып җибәрер алдыннан әйтеп үтте һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективына беренче булып чыгыш ясарга теләк белдергәннәре өчен рәхмәт җиткерде, уңышлар теләде. 
Гимназистлар һәм аларның укытучылары хоры “Очрашу җыры”н һәм “Минем Россиям” дигән җырны тел-теш тидермәслек итеп башкардылар. Бөек Ватаныбызга багышланган патриотик җыр тамаша залында утыручыларның һәм сәхнәдәгеләрнең эчке кичерешләрен ачык чагылдырды. 
Гимназия укучылары Галиәскәр Камалның “Беренче театр” әсәре буенча спектакльдән өзекне үзләренчә кызыклы итеп куйдылар. Малайлар да, кызлар да озак һәм тырышып әзерләнгәннәр. Вәли һәм Хәмзә бай рольләрен Адель Сафиуллин тормышчан итеп башкарды. Ул сәхнәдә үзен иркен тотты, залда утыручыларны оста уены белән таң калдырды. 
Мәхәббәт турында җырны “Сердәш” төркеме җанга үтеп керерлек итеп башкарды. Венера Фәсахова, Гүзәл Вәгыйзова, Әлфирә Әхтәмова, Гүзәлия Идиятуллина күптән инде сәхнә осталары булып беттеләр. Аларның тавышлары да гаҗәеп матур, көйле. Тамашачылар җырчыларга озаклап кул чаптылар.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илһам Сабитов сәхнәдә үзен иркен сизә, күренеп тора, коллективлары чыгышы өчен җанын бирергә әзер. Гимназия директоры Фәридә Яруллина белән бергәләп концертны да алып барды ул, хорда башлап та җырлады, аннары үзе генә “Татарстан таңнары” җырын башкарды. 
Киләчәктә картларның ничек рәхәт яшәячәкләре хакындагы күренеш тә үзебезнең “Яңа рус әбиләре” башкаруында кызыклы булды. Аларның скетчы алда яхшы тормыш көтүенә өметләрне арттырды гына түгел, тамашачыларның күңелләрен дә күтәрде. 
Музыка укытучысы, үзешчән композитор Илнур Шагалиевның чыгышын кичәнең бизәге дип атарга була. Ул сабакташларына багышлап үзе иҗат иткән композицияне һәм балалар турында җырны күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Соңгысы үзләрен үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлаган кешеләргә һәм ата-аналарга адресланган иде. 
Сәхнәгә “Су буенда учак яна” җыры белән фестивальнең дебютанты Гүзәл Садриева чыкты. Беренче тапкыр чыгыш ясавы булса да, үзен бик иркен һәм ышанычлы тотты ул.
Составында Рузия Сәгъдиева, Анна Баулина һәм Гөлназ Шәрипова булган трио башкарган “Минем дөньям” җырын да ошаттылар тамашачылар. Җыр тәмамланыр алдыннан залдагыларга балалар теләкләре язылган кәгазь “йөрәкләр” тараттылар. Аларның берсендә Идел Әхтәмов “Тынычлык булсын, чүп-чар күп булмасын” дип язган. Артур Гыйззәтов уңышлар һәм мәрхәмәтлелек, Вадим Семенов бәхет теләгән.
Ә менә “Минҗамал һәм Хупҗамал маҗаралары” дигән күренешне уңышлы дип атап булмый. Моны жюри да билгеләп үтте.
Концертны гимназия укучыларының, бу уку йортын тәмамлап чыгучыларның күпсанлы чыгышлары бизәде. Элеккеге елларда бер генә концерт та Динә Фәсахова, Айсылу Яруллина, Ләйлә Шәйхетдинова, Эльвина Җангирова катнашыннан башка узмый иде. Үсеп һәм гүзәлләнеп киткән кызлар бу юлы да җыр-биюләре белән үз мәктәпләренә ярдәмгә килгәннәр.
Әйе, истә калырлык чыгышлары күп булды укучыларның, әмма жюри аларны бәяләмәде – фестивальнең шартлары шундый. Любовь Борисова җитәкләгән балалар бию коллективлары, егетләрдән торган “Бродячие артисты” ансамбле, курайчылар төркеме чыгышларына тамашачылар озаклап кул чаптылар. Яшь артистлар Алия Мөхәммәткәримова һәм Кирилл Сафроновның осталыкларын шулай ук югары бәяләделәр җыр-музыка сөючеләр. 
Концерт халыклар дуслыгына багышланган музыкаль композиция белән тәмамланды. 
Үзешчән сәнгать белән мавыгучыларның барысына да бу шимбә кичендә гимназия коллективы зур шатлык бүләк итте. Аларның концертын якты язгы кояшны каршылау өчен калын кар катламы аша үсеп чыккан умырзаяга тиңләп булыр иде. Чөнки алар озак вакытка сузылган тынлыктан соң беренче булып чыгыш ясадылар. Үзләреннән соң киләселәр өчен планканы югары куйды бу коллектив. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев