Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сезнең сорауларга җавап бирәбез. Бурычың күп җыелган, акчаңны тотып калабыз, диләр. Дөрес эшлиләрме?

    "Дәүләт тарафыннан сыер асраучыларга күрсәтелә торган акчалата ярдәмне алырга дип авыл җирлеге советына бардым. Ә анда миңа 2 мең сум акча урынына квитанция тапшырдылар: синең урамнарны яктырткан өчен түләмәгән бурычың күп җыелган, бу акчаны шуның өчен тотып калабыз, диләр. Дөрес эшлиләрме? Шунысын да әйтим: безнең урамда утның булганы да юк....

    "Дәүләт тарафыннан сыер асраучыларга күрсәтелә торган акчалата ярдәмне алырга дип авыл җирлеге советына бардым. Ә анда миңа 2 мең сум акча урынына квитанция тапшырдылар: синең урамнарны яктырткан өчен түләмәгән бурычың күп җыелган, бу акчаны шуның өчен тотып калабыз, диләр. Дөрес эшлиләрме? Шунысын да әйтим: безнең урамда утның булганы да юк. Шулай икән, миннән нәрсә өчен түләтәләр соң?
    Николай Амуков, Борискино авылы».
    Редакциягә менә шундый мөрәҗәгать керде, Борискинода яшәүче Николай Амуков аптырап үзе безгә килгән. Аңа җавап бирү өчен берничә инстанциягә мөрәҗәгать иттек. Һәм менә ниләр ачыкланды.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, Татарстан Министрлар Кабинетының 2014 елның 21 февралендә кабул ителгән 104 нче санлы "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга савым сыерлары асрауга тоткан чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия бирү турында"гы карары нигезендә безнең районга 2654 баш сыерга 2 меңәр сумнан акча кайткан. Аны идарә савым сыерлары хуҗаларына җиткереп, тиз арада отчет бирергә тиеш булган. Әмма моны идарә үзе генә башкарып чыга алмасы аңлашыла, шуңа да бу эшкә авыл җирлекләре советларын җәлеп иткәннәр. Борискино авыл җирлегендә асралучы 146 баш сыерның хуҗаларына тарату өчен 292 мең сум акча бирелгән. Совет үзенә йөкләнгәнне вакытында эшләп отчет тапшырган.
    Инде Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина җавабын китерик. Аның әйтүенчә, 2013 елда авылда үткәрелгән референдум карары белән 18 яше тулган һәр кеше ай саен 35 сум күләмендә (быел тагын 15 әр сум өстәлеп, әлеге сумма 50 сумга җиткән) үзара йөкләнгән салым түләргә тиеш. Күпләр моны вакытында эшләгән, ә менә Амуковлар гаиләсе (аларда салым өч кешегә йөкләнә) 2013 елда да, быел да бер тиен салым түләмәгәннәр. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, Николай һәм Алина Амуковларга күп тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр, салым түләү вакытының үтүе турында исләренә төшергәннәр. Әмма гаиләнең әлеге кисәтүләргә исе китмәгән.
    -Шулай итеп аларның үзара йөкләнгән салым буенча бурычлары 2 мең сумга җитте. Билгеле инде, әлеге гаиләгә 2 мең сум акча килгәч, без бу сумманы салым бурычын каплауга тотарга дип карар иттек,-ди авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина.
    Аның урамнар яктыртылмый дигән сүзләргә дә җавабы бар. Борискино авыл җирлегендә халыктан җыелган салымнарга таянып барлыгы 240 яктырткыч куйганнар. Алар хәзер авылларының барлык урамнарында бар икән. Дөрес, кайчак лампалары янып китә, сүнә. Әмма аларны тиз арада алыштырып куярга тырышалар. "Үзара йөкләнгән салым һәм аңа өстәп дәүләт биргән акчаларга җирлектәге күп кенә проблемалар хәл ителә. Шуңа күрә бу салымны һәркем вакытында түләсен иде. Көнкүреш мәсьәләләрен җайга салу бүген бик күп средстволар сорый бит",-ди Галина Самарина.
    Билгеле, референдумда үзара йөкләнгән салым турында карар кабул ителгән икән, аны һәркем түләргә тиеш. Ничек килеп чыга соң бу: кемдер коммуналь хезмәтләр өчен дә, салымын да карусыз түли, ә кемдер янда калырга тырыша. Ә бит якты урамнар, ышанычлы суүткәргечләр, авылларның чисталыгы, башка уңайлыклар һәркемгә кирәк. Шуңа күрә алар өчен һәркемнең вакытында түләве гаделлек булыр иде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: