Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Оныгың татарча беләме?

Милләтенең, халкының киләчәгенә битараф булмаган һәркем туган тел язмышы хакында кайгыртмый калмыйдыр.

 Ә бу еш кына шактый борчулы уйларга этәрә.
Беркөнне кибеттә шундый хәлгә тап булдык. Олырак бер ханым 5-6 яшьләрдәге оныгы белән әйбер сайлыйлар иде. Яшь кенә хатын-кыз аларга карап-карап торды да: “Әлфия апа (исеме үзгәртелде), мәктәптә сез безне гел туган телдә аралашырга үгетли идегез, ә үзегез оныгыгыз белән татарча сөйләшмисезмени?!”–дип әйтеп куйды.
–Нишлисең, тел мәсьәләсе проблема бит инде хәзер, бик зур проблема,–диде дә  дәү әни, “Әйдә, балам, пошли в другой магазин”, дип оныгын җитәкләп чыгып китте. 
Яисә менә тагын бер мисал. Ике кечкенә улын иярткән таныш хатын белән очрашып, хәл-әхвәл белештек.
–Бу матур егетләрнең исемнәре ничек соң?–дип сорыйм малайлардан. 
–И, апасы, сез әйткәнне аңламыйлар шул алар, татарча белмиләр бит, русча гына сөйләшәләр,–диде шунда әни кеше, безне тәмам аптырашта калдырып. 
Мин бу гаиләне бик әйбәт беләм. Аларның нәсел-нәсәпләре – чиста татарлар. Оныклары туган телдән бихәбәр икән, димәк, гаиләнең милли тамырлары шунда өзелә булып чыгамыни? Соңгы вакытта “Бабасы татар булган татар түгел, оныгы татар булган татар” дигән гыйбарә еш кулланыла. Нишлисең, бик дөрес сүзләр.
Балага туган телне өйрәтүдә дәү әни-дәү әтиләрнең дә роле зур булуын әйтеп тору кирәк микән? Бер дәү әни сөйләп тора: “Оныгымның татарча шигырь сөйләгәнен тыңласаң, көлеп үләрсең. Сүзләрне тәмам бозып-үзгәртеп бетерә. Бакчадагы тәрбиячесенә әйттем әле, баланы нужаламагыз инде, русча шигырь бирегез”,–дидем. Ул моны борчылып түгел, ниндидер бер шатлык, горурлык белән сөйли. Өйдәгеләр шулай әйтеп торганда, бала телне өйрәнергә ашыкмас шул инде. 
Бүген русча оста сөйләшүең белән беркемне дә шаккатыра алмыйсың. Ә менә туган теленнән йөз чиергән кешене башка милләт вәкилләре хөрмәт итәр микән?!
Еллар үткәч, бала чагында туган телен өйрәнми калган кеше моның өчен әти-әниләренә, әби-бабайларына үпкә белдермәсме? Бер күренеш һич хәтердән китми. Шәһәрдән әтисенең туган авылына кайткан пенсия яшендәге ир-ат әрнү белән болай дигән иде: “Их, татар телен белмим бит. Телне белсәм, хәзер әтиемнең кордашлары белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырыр, алардан күп нәрсәләрне сораштырыр идем”. Яше барган саен кеше туган җиренә ныграк тартыла, нәсел-нәсәбе турында күбрәк беләсе килә бит.
Телләрнең, аерым алганда, татар теленең бүгенге аяныч хәле җәмәгатьчелектә зур борчу уята. Соңгы вакытта телләрне саклау юнәлешендә дәүләт күләмендә төрле чаралар күрелә. Узган ел Татарстан Президенты  каршында телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе эшли башлады. Безнең районда да әлеге комиссиянең берничә утырышы булды, анда туган телләргә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде.
Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителеп, аның кысаларында да телләрне саклау җәһәтеннән байтак эшләр башкарыла. Бу эшләр дәвамлы булсын иде, билгеле. 
Әмма шунысы ачык: туган телебез яшәсен, аны киләчәк буыннарга исән-имин тапшыра алыйк, дисәк, моның өчен беренче чиратта үзебез, һәркайсыбыз тырышырга тиеш. Һәркем үзеннән башлап, үз гаиләсендә телгә ихтирам тәрбияләсә генә мөһим эшнең нәтиҗәсе булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев