Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Өйгә чыршы кую йоласы каян килеп чыккан?

    Өйгә чыршы кую – христиан дине белән бәйле йола.

    Реклама

     Яңа елга чыршы бизәү традициясе VIII гасырда Германиядә башланган. Ул башта мәҗүсиләр гадәте була, аннан христиан бәйрәме Раштуага күчә. Германиядән                     Раштуа чыршысы бөтен дөньяга тарала.
    Россиягә Яңа ел традициясе 1700 ел алдыннан, Петр I патшалык иткән чорда килә. Патша вакытны Христос туган көннән, ягъни 1 гыйнвардан исәпли башлауга күчү һәм Яңа елны 1 гыйнварда (ә аңа кадәр 1 сентябрьдә булган) каршылау турында әмер чыгара. Ул шулай ук бу көнне өйләрне, капкаларны чыршы һәм нарат ботаклары белән бизәргә боерган. Беренче Раштуа чыршысын исә ХIХ гасырның 40 нчы елларында Санкт-Петербург немецлары бизәгән. Ә гасыр азагында  инде һәр рус  кешесе өендә Раштуага чыршы куя башлаган.
    1926 елда эшче-крестьяннар власте, буржуй традициясе дип, чыршы кую гадәтен туктаткан. 1938 елда исә бәйрәм традициясе  кире кайта. Бу елны Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналы залында 15 метр биеклектәге бизәлгән зур чыршы урнаштырыла. Тора-бара Яңа ел чыршысы илебезнең һәр гаиләсендә яраткан бәйрәм бизәгенә әверелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: