Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пашаэвлар гаиләсе иртүк Димитровград шәһәреннән Базарлы Матакка килеп җитеп, кибетләре ишеген ачып куялар

Бездә төпләнеп яшәмәсәләр дә, Эльхан белән Басти иртүк Димитровград шәһәреннән Базарлы Матакка килеп җитеп, кибетләре ишеген ачып куялар.

Пашаэвлар гаиләсе әлкилеләрне ел әйләнәсе яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итү өчен тырышып эшли. Салкын карлы кышта алар кибетенә кереп күңелне рәхәтләндерергә була: тау-тау өелгән алма-әфлисун, гранат- мандариннар җәйге кояшлы, җылы көннәрне искә төшерә...

 

Ачык йөзле Эльхан, тыенкы холыклы Басти белән аралашу кызык. Алар, әгәр сорашсаң, билгеле, көньяк җиләк- җимешләрнең кайда үсүен, нинди витамин­нарга бай булуын, кай­сы очракта дәва буларак кулланылуын да сөйләп бирәләр, күзең төшкән яшелчә-җиләкләрне тиз генә үлчәп тә өлгерәләр.

Район халкын унике еллап витаминлы ризык белән тәэмин итүче бу гаилә хакында (алар то­варын эшмәкәрләр авыл­ларга да алып китеп сата бит) күбрәк беләсем һәм башкаларга да сөйлисем килеп, Эльханны әңгәмә корырга ризалаштырган идем. Әмма, абау, бигрәк эшкә чумган кеше икән ул: гел каядыр ашыга, те­лефонны кулыннан ыч­кындырмый, нәрсәдер хәл итә. Вакыт-вакыт үз теленә дә күчеп ала...

Эльхан бик күп ба­лалы гаиләдә үскән. Аның әнисе ун бала тап­кан, шуның өчен “Ана даны” медале белән бүләкләнгән булган. Гаиләдә үзенең ничәнче бала икәнен Эльхан тиз генә исенә дә төшерә алмый торды, санап ка­рагач, җиденче икәнен әйтте.

– Без Басти белән бер яктан, Грузиянең Шахмарло авылыннан. Туганнан туганымның кызы ул,– ди Эльхан.

– Бер-берегезне яраткансыздыр инде.. – дип туганлыкларына ишарә итеп әйтә генә башлаган идем, Эльхан бүлдерде:

– Яратышып торырга вакыт аз иде. Бездә гадәт шундый – әти-әни ул­ларына кәләшне үзләре сайлый. Безне дә олы­лар кавыштырды. Менә 25 ел яшибез инде, ике улыбыз бар. Аларны да өйләндердек, сүзебезне тыңладылар. Орханның хатыны Фатима безгә онык та бүләк итте. Ку­нашны (кояш дигән сүз) өзелеп яратабыз. Икенче киленебез Жола, улыбыз Элмар әле күптән түгел генә өйләнде, – дип ир- атларча кыска гына итеп барсын да аңлатып бирде ул.

Монда шунысын әйтеп үтү урынлы бу­лыр: улларына хатын­нарны Басти үзе сай­лаган. Аның фикере катгый:

– Гаиләне бөтен гомереңә бер тапкыр корырга кирәк. Үз- үзебезне ничек кенә яратсак та, кеше өчен иң мөһиме – балалар ту­рында кайгырту. Ата-ана балам дип яши. Минем өчен киленнәремнең яхшы гаиләдән булуы, улларымның хатын­нары белән горурлана алуы һәм, оныклар­ны өйләндерү, кияүгә бирү вакыты җиткәч, кешеләрнең алар ту­рында: “Бу егет-кыз яхшы гаиләдән!” дип әйтүе бик мөһим.

Орхан өйләнгәч, Басти берара киленен эш урынына, кибеткә дә алып килгәләде. Шунда аларның үзара мөнәсәбәтләренә шак­каткан идем. Моңарчы кызы булмаган каенана өчен килен әйтерсең үз баласы!

– Ул әнә сездә, татар­ларда гына кыз кияүгә китсә дә, әти-әнисе белән гел аралашып тора. Ә бездә гадәт баш­ка: кияүгә чыктыңмы, син инде тулысын­ча ирең гаиләсенеке, үзеңнекеләрне оныт, – дип сөйләгән иде Басти ул чакта.

– Мин киленемне һәрчак яклаячакмын, – дип тә өстәгән иде әле сылу, чибәр килененә елмаеп.

Инде бик күптәннән Россиядә яшәп, бу ил гражданнарына әйләнеп бетсәләр дә, Ба­сти белән Эльхан туган якларын онытмыйлар, кайсы-кая таралган ту­ганнары белән елга бер булса да үз җирләренә, авылларына җыелып кайта алар, сагыну, җирсү хисләрен ба­сып, туганлык хисләрен ныгытып алалар. Ә биредәге халыкны үз, якын итәләр икән.

– Сез бик яхшы халык, бер-берегез­не аңлыйсыз, бөтен кешегә, безнең төсле читтән килүчеләргә дә тигез карыйсыз. Безнең яхшы танышларыбыз да, сыналган күптәнге дусларыбыз да бар. Ул­ларыбызны әйтмибез дә инде: Рооссиядә туып үскән, биредә бе­лем алган, күбрәк рус­ча сөйләшүче, уңышлы эшләп килүче ир- егетләр алар, – ди Эль­хан. Аның карашында гаиләсен ярату, уллары белән горурлану чагыла.

Шулай булмый ни, Басти белән Эльхан ла­еклы ир-егетләр үстерә алганнар. Кечкенәдән үк эшләгән малайлар, уналты яшләренә инде икесенең дә үз бизне­слары булган. Берсе хәтта кәгазь салфетка­лар, бәдрәф кәгазе җитештерү заводы ачып өлгергән. Уналты яшьтә! Әти-әниләре ба­лаларына һәрчак киңәш белән ярдәм итеп тор­ган. Хәзер дә шулай.

Гаиләдәге башка кешеләр фикерен санга сугу – Пашаэвлар өчен канун.

– Безнең бер- беребездән серләребез юк, хәтта телефонна­рыбыз да парольсез. Кемгәдер күпмедер акча тотарга кирәк икән, ул башкалар белән киңәшләшә. Теләгеңне хупласалар, әйдә, эшлә, - ди Басти.

Эльхан гаиләсендә аңа тынгы бирмәүче бер тарих саклана: Бөек Ватан сугышы еларында Сталинград астында сугышкан һәм яраланган бабалары Хидр Пашаэв ничектер Салманга килеп эләгә. Әйе-әйе, безнең район­дагы Салманга! Эльхан бабасының эзләрен, билгеле, ачыкларга ты­рыша, картлардан сора­ша, әмма әлегә берни дә белә алмый. Ләкин бит гаиләдә мондый сүзләр юктан барлыкка килмәгәндер!?

Безнең якта нәрсә ошамый, дигән сорау­га: “Эчә торган су сый­фатсыз, һава да чиста түгел” – дип җавап бирде таулы иленең саф һавасын сулап, инеш-чишмәсеннән су эчеп үскән әзербәйҗан ире. Әмма башка шартлар гаиләсен дә канәгатьләндерә, эшен уңышлы алып барыр­га да булыша икән. Әле менә район үзәгендә тагын бер кибет ачып җибәргән, өсте ябулы базар төзергә уйлап йөри.

– Анда халыкка нәрсә кирәк, барысы да булачак. Без биредә яшәүчеләрне, алар безне яхшы беләбез, хөрмәт итәбез. Шуңа эшләребезнең уң бара­сына ышанабыз. Безгә бит беркем комачаула­мый, каршылык туды­рылмый, – ди Эльхан.

Аннары, чылтыра­удан туктамаган теле­фонына ымлап: – Инде китсәм ярыймы? Эш күп, ачуланмагыз инде, – дип хушлашырга ашы­га.

... Һәр халыкның үз тәртипләре, гореф- гадәт, традицияләре. Дөнья шуның белән кы­зык та: һәркем бертөрле булса, тормыш тоны­кланыр, төссезләнер иде кебек. Туган ягыбыз Әлки җирен үзләренә сыену, яшәү, балалар үстерү өчен җайлы, рәхәт урын да сай­лап, соңгы елларда күп милләтләр вәкилләре урнаша бездә. Рай­он үзәге урамнарында элеккечә рус, татар, чуаш телләрендә сөйләшү генә ишетелми хәзер, таҗик, әрмән, кыргыз һәм башка халыклар сөйләмнәре дә яңгырый. Ә мәктәптәге сыйныф журналларында колакка ят фамилияләр очрый. Яшәр җиребез иркен, күңелебез киң. Төрле халыклар вәкилләре бер гаилә булып, дус-тату яшәсәк иде. Әлеге дә ба­ягы, бер Алла балалары бит барыбыз да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев