Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үргәгар авылында планда тагын бер гаилә фермасы булдыру, җиләк-җимеш бакчасын торгызу, балык үрчетү белән шөгыльләнү һ.б.

    Үргәгарда яшәүчеләр элек-электән максатчан, эш сөючән һәм үз сүзендә торучан халык булган. Моны раслаучы дәлил дә бар: райондагы динсезлек заманнарында җимерелмәгән, халыкка йөз елдан артык инде хезмәт итүче бердәнбер мәчет нәкъ менә Үргәгарда бит. Безнең бабайларыбыз аны бердәмлекләре һәм рухи ныклыклары белән саклап кала алганнар. Авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында исә...

    Үргәгарда яшәүчеләр элек-электән максатчан, эш сөючән һәм үз сүзендә торучан халык булган. Моны раслаучы дәлил дә бар: райондагы динсезлек заманнарында җимерелмәгән, халыкка йөз елдан артык инде хезмәт итүче бердәнбер мәчет нәкъ менә Үргәгарда бит. Безнең бабайларыбыз аны бердәмлекләре һәм рухи ныклыклары белән саклап кала алганнар.
    Авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында исә сүз бүгенге тормыш һәм киләчәккә (2020 елга кадәр!) планнар турында барды. Җирлек башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов әйтүенчә, 103 хуҗалыкта 366 кеше яши икән. Аларның 69 ы - пенсионерлар. Күпчелек "Кызыл Шәрык-Агро"да, район үзәге оешмаларында эшли.
    Узган ел 40 мең сум акча тотып күпер ремонтлаганнар, буаны төзекләндерүгә 100 мең сум акча киткән. Юллар, суүткәргечләр каралган, зиратлар чис-тартылган, авылны ямьсезләп торучы телеграф баганалары алынган. Урамнар яктыртылган, теләгән һәркем интернеттан файдалана ала. Эчә торган суны тикшертеп, аның район буенча иң яхшы сыйфатлы су икәнлеген ачыклаганнар.
    Уңган авыл халкы терлек асрап яши: 79 гаилә ит-сөт җитештерә, биредә 2 крестьян-фермер хуҗалыгы, 5 гаилә фермасы, Рәис Гыйматдиновның мини-фермасы бар. Фәттаховлар, Сибгатуллиннар, Гыйматдиновлар сөт тапшырып 220-300 әр мең сум акча эшләгәннәр.
    Планда - тагын бер гаилә фермасы булдыру, җиләк-җимеш бакчасын торгызу, балык үрчетү белән шөгыльләнү һ.б. Көнкүреш калдыкларын эшкәртү белән дә шөгыльләнеп карамакчылар. Җирлек башлыгы тирестән ашлама ясау мөмкинлеген дә искәрде (акча эшләү өчен реаль мөмкинлек!). Авыл халкы йортлары каршына агач-куак утыртуны да кирәк дип саный. Ә авыл уртасында чын парк булдырасы иде, диләр.
    Китапханәче Гөлсинә Рәхимҗанова мәдәни тормыш турында сөйләде. Ә ул (мәдәни тормыш дигәнем) бик тә нәтиҗәле һәм актив икән бит. Үзешчәннәр концертлар куялар, бәйгеләрдә катнашалар, фестивальләрдә җиңеп чыгалар...
    Җыенда сүз алып Гаваз абый Закиров район башлыгы Александр Никошинга яшәү шартларын яхшырту белән бәйле эш-чаралар өчен рәхмәт әйтте.
    Җыен ахырында җәмәгать эшеннән читтә калмаучы үргәгарлыларга, "түгәрәк" туган көннәрен үткәрүчеләргә бүләкләр, күп итеп сөт тапшыручыларга чиләкләр бирделәр.
    Район башлыгы Александр Никошин авылда яшәүчеләр өчен отышлы программалар турында сөйләде. Ул үргәгарлыларга күпләп сыер асрарга, кәҗә, сарык, кош-корт үрчетергә, яшелчә үстерергә, теплицалар булдырырга киңәш итте.
    -Болар белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт ярдәм итеп тора. Мөмкинлекләр зур, сездән бары теләк һәм тырышлык кына кирәк,-диде ул.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: