“РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты

Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...
Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник җайланмалар, фильмнар күрсәтү өчен махсус экран белән җиһазланган уку үзәге, чыннан да, иң таләпчән автотранспортчының да зәвыгын канәгатьләндерерлек. "РариТЭК"ның 15 еллык эшчәнлеген яктырткан фильмны караганнан соң, фикер алышу гамәли яссылыкка, ягъни автомобильләрне газга күчерү цехына күчте.
Йөзләгән "КАМАЗ"лар тезелеп киткән иркен мәйданда "метан" ягулыгы тутырылган зур баллоннар бихисап. Компаниянең җаваплы белгечләре әлеге баллоннарны авыр йөк автомобильләренең шассиена урнаштыру тәртибен аңлата, техник характеристикасы белән таныштыра. Метанның куркынычсыз ягулык икәнен дәлилләү максатында, махсус стендка шартлаган баллон урнаштырылган. Әлеге ягулыкның төп үзенчәлеге: шартлаганда эчендәге детальләре читкә чәчелми һәм машинаны шартлатмый.
"РариТЭК" - Татарстанда транспорт чараларын газ ягулыгына күчерүне беренчеләрдән булып башлап җибәргән предприятие. Бүгенге көндә заманча технологияләр һәм югары квалификацияле персонал белән тәэмин ителгән компания җиңел һәм йөк автомобильләрен, шулай ук коммерция нигезендә эшләүче транспортны табигый газга көйләүнең комплекслы системасын тәкъдим итә. Һәр предприятие үз чыгымнарын оптимальләштерергә тырышкан икътисадый һәм финанс тотрыксызлыгы чорында яңа проектны тормышка ашыруны үз өстеңә алу, әлбәттә, кыю адым. Ләкин ягулык-майлау материалларын системалы төстә экономияләүгә күчми торып, әлеге мәсьәләне хәл итеп булмаячак.. Бу нисбәттән, автопаркны газ ягулыгына (метан) күчерү мөмкинлеге иң нәтиҗәле ысул буларак тәкъдим ителә. Әлеге ягулыкның өстенлекләре дә инде расланган. Метан - экологияне пычратмый торган иң очсыз һәм куркынычсыз ягулык.
Моннан тыш, ТР хөкүмәте газ баллоны җайланмасының бәясе һәм аны "РариТЭК"ның аттестацияләнгән сервис үзәгендә урнаштырган өчен чыгымнарның 30 %ы күләмендә субсидия түли. Өстәвенә, "Газпром газ ягулыгы" компаниясе метан ягулыгына көйләнгән һәр транспорт берәмлегенә 1500 куб метр газга ягулык картасы бүләк итә. Әлеге ягулык, 100 километрга 9 литрдан исәпләгәндә, 15000 километрга җитә.
Шулай итеп, "РариТЭК" та автомобилен газ ягулыгына көйләүче елына 500- мең километр узган очракта да 118 000 сумын янга калдыра. АИ-95 бензинының 1 литры - 35, ә метанның 1 куб метры 11,50 сум торуын исәпкә алсак, газ ягулыгына күчүнең өстенлеге көн кебек ачык. Очрашуда катнашкан автотранспортчыларның бердәй фикере бу.
Рәзинә Насыйбуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 август 2022 - 14:02«Ремтехсервис»тагы 22 еллык «Нью Холланд»лар буген дә уракта ваттырып эшлиләр 2000 нче елда районга сары төстә, Германия дә җитештерелгән беренче чит ил комбайннары кайтты. Бу ул вакыттагы “Дон” нар белән чагыштырганда җир белән күк аермасы сыман техника иде.5300
-
13 август 2022 - 11:53Әлки районында урып-җыю эшләренең барышы белән Марат Җәббаров танышты Районыбызда урып-җыю эшләренең барышы белән ТР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров танышты.5900
-
13 август 2022 - 09:24Сәлихҗан Шәрәпов: “Умартачылык – яраткан шөгылем” Бал турында сөйләгәндә, гәрәбә төсендәге яңа аертылган сыек бал күз алдына килә.5300
-
12 август 2022 - 16:56“Востокзернопродукт”ның Көньяк-Көнчыгыш Әлки территориаль идарәсендә уракның кызган вакыты Соңгы көннәрдә отряд кырларында 16 комбайн берьюлы көзге бодайны турыдан-туры суктыруда эшли.12700
-
12 август 2022 - 15:44Әти-әниләр булган Әлки делегациясе Оренбургтагы хәрби бүлектә булып кайтты 11 августта Әлки районыннан араларында мәдәният йорты директоры урынбасары Динар Ринат улы Галимов һәм әти-әниләр булган делегация Оренбургтагы хәрби бүлектә булып кайтты.15700
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
7 июнь 2022 - 11:286-16 июнь көннәрендә "Әлки хәбәрләре" газетасына отышлы бәядән языл
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
13 август 2022 - 07:42Әлки районында Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә уздыКүптән түгел районыбызда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә узды.8800
-
12 август 2022 - 10:19Раил Габдрахмановка илебез Президенты Владимир Путин указы нигезендә Россия Герое исеме бирелде10 августта төнлә Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында якташыбыз Раил Габдрахмановны тантаналы төстә каршы алдылар.15101
-
12 август 2022 - 08:14Әлки районы Базарлы Матак үзәгендәге күп фатирлы өйгә ремонт ясалдыБазарлы Матак үзәгендәге (Советская урамы 3нче йорт) күп фатирлы өй ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде.13300
-
11 август 2022 - 10:28Әлки районы Чуаш Борнае авылында мунчага ут каба Чуаш Борнае авылындагы бер хуҗалыкта кара мунча ягу теләге тормышка ашмый кала.22800
-
11 август 2022 - 08:55“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе беренче сыйныфка баручы өч балага букчалар бирде “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә иртә шатлыклы вакыйга белән башланды.20500
-
11 август 2022 - 09:29Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре балаларына мәктәп букчалары бирелде Бу көннәрдә Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре балаларына мәктәп букчалары бирелде.19700
-
11 август 2022 - 08:27Әлки районында машинага ут капкан 8 августта кичке сәгать бишләр тирәсендә Түбән Әлки авылы янында кыр юлыннан барганда Форд-фокус машинасына ут капкан.18801
-
11 август 2022 - 17:40Марат Җәббаров: “Аның турында яхшы хатирәләр йөрәгебездә мәңге сакланыр” Әнвәр Залаков исемендәге паркны йөзләрчә кыз-малай һәм аларның әти-әниләре җәй башыннан ук үз итте.16200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика