Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ратиборга ярдәм кирәк

    Базарлы Матак егете Ратибор Степанов Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең тугыз сыйныфын тәмамлап, Казан көллиятләренең берсендә укый.

    Яшь егетнең киләчәккә булган хыялларын көтелмәгән каты авыру җимереп ташлый. Бүген Ратиборның гомере өзелмәсен өчен кан салып торырга һәм кыйммәтле дарулар белән дәваларга кирәк.
    Ратибор тулы булмаган гаиләдән, әнисе аны үзе генә үстергән. Шуңа күрә гаиләгә хәзер бик авыр, мөмкинлекләре чикле. Егеткә терелеп аякка басуда барыбыз да ярдәм итсәк кенә. Дуслары акча җыюда, кан бирү өчен донорлар табуда булышалар. Базарлы Матакның гимназия һәм мәктәп коллективлары, Балалар иҗаты йорты, музыка мәктәбе 2 декабрьдә егет файдасына хәйрия концерты куялар. Керү бәясе кыйммәт түгел, 150 сум. Әмма тамашачылар зал тутырып килсә, шактый сумма җыелыр иде. Теләге һәм мөмкинлеге булганнар Степанов Ратиборга моннан тыш та ярдәм итә ала.
    "Яхшылык эшлә!" дигән концерт мәдәният йортында 2 декабрьдә 19.00 сәгатьтә булачак. Якташлар битараф калмас, Ратиборга булышыр дип ышанабыз.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: