Реклама
Бу лагерьда тора-бара балалар ел буе сәламәтлекләрен ныгыта алачак.
Шуңа әзерлек чараларының берсе буларак та район җитәкчелеге лагерьга күтәртелгән таш юл төзетүне программага керткән. Аннан соң, бу Сабантуй җиренә алып бара торган юл да бит әле.
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең куәтле скреперлары 2300 метр озынлыктагы юлны бер метрга кадәр биеклектә балчык белән күтәрттеләр инде. Аннан бу юлга 18 сантиметр ком катламы һәм шулкадәр үк калынлыкта вак таш түшәләчәк. Юл полотносында алты урынга суүткәргеч торбалар да салып калдырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз