Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үргәгардә “Әлки хәбәрләре”н күп укыйлар

    1 июньгә Үргәгар авыл җирлегендә быелның икенче яртысы өчен “Әлки хәбәрләре” газетасына һәр йорт язылып куйган.

    Үргәгардә озак еллар дәвамында почтальон булып Руфия Сибгатуллина хезмәт куя. Һәр матбугатка язылу кампаниясендә ул әйбәт нәтиҗәләргә ирешә. Авыл халкы да аны “газеталарны вакытында китерә, бар йомышыбызны үтәп тора”, дип мактый.

    Руфия Сибгатуллина берничә мәртәбә безнең “Татмедиа” филиалының Рәхмәт хатларына, кыйммәтле бүләкләренә лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: