Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рәмис Сәлахов 8 Март бәйрәме белән котлый

    Рәмис Сәлахов, Юхмачы авыл җирлеге башлыгы.

    Безнең авылларда яшәүче әбиләрне һәм апаларны, сеңелләрне һәм кызларыбызны язгы матур бәйрәм –8 Март уңаеннан эчкерсез котлыйм. Сез, кадерлеләребез, тормышыбызга тирән мәгънә һәм шатлык бирәсез, һәрчак янәшәбездә булып, киңәшләрегез, мактау-хуплауларыгыз белән безне яңа эшләргә илһамландырасыз. Мөгаен, хатын-кызлар булмаса, Җир шары да мондый ямьле, тормыш та мәгънәле булмас иде.

    Реклама

    Кадерле гүзәл затларыбыз, бәйрәм белән! 8 Март күңелләрегезгә сөенеч өстәсен, кәефләрегезне күтәрсен. Якыннарыгызның яратуын тоеп, бәхетле гомер кичерегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: