Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәрвакыттагыча “Алексеевскдорстрой”ның зур коллективы бу ялларда да эштән туктап тормады

    Һәрвакыттагыча "Алексеевскдорстрой"ның зур коллективы бу ялларда да эштән туктап тормады: Базарлы Матакта быел төзелгән юллар читләрен ныгыттылар эшчеләр. Шулай ук Базарлы Матак-Мамыклы трассасының 10-14 километрын төзеп бетереп куллануга тапшырдылар. Иске һәм Яңа Әнҗерә авылларын ышанычлы юл белән тоташтыруга керештеләр - ком түшиләр. Җәмгыятьнең Әлки участогына соңгы вакытта гына әле 5...

    Һәрвакыттагыча "Алексеевскдорстрой"ның зур коллективы бу ялларда да эштән туктап тормады:

    Базарлы Матакта быел төзелгән юллар читләрен ныгыттылар эшчеләр. Шулай ук Базарлы Матак-Мамыклы трассасының 10-14 километрын төзеп бетереп куллануга тапшырдылар. Иске һәм Яңа Әнҗерә авылларын ышанычлы юл белән тоташтыруга керештеләр - ком түшиләр.

    Реклама

    Җәмгыятьнең Әлки участогына соңгы вакытта гына әле 5 яңа "КамАЗ" машиналары кайтарылды. Хәзер участокта барлыгы 230 кеше хезмәт куя. Коллективта моңарчы шул кадәр кешенең эшләгәне булмаган әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: