Сабантуй мәйданында Иске Салман авылында яшәүче Гатауллиннар гаиләсен бүләкләделәр
Быел Сабантуй мәйданында Иске Салман авылында яшәүче Гатауллиннар гаиләсен бүләкләделәр.
Габделназыйр Кадыйр улы һәм Халисә Нургали кызының бергә гомер итүләренә 62 ел булган. Алар юбилейларын да билгеләп үткән: икесенә дә быел 85 яшь тулган.
- Мин үзем Яңа Тахталадан, ул чакта анда иремнең апасы яши иде. Габделназыйр мине шунда күреп алды һәм кулымны сорап килде, - дип сөйләп китте яшьлек хатирәләрен барлап, ачык йөзле, шат күңелле Халисә апа.
Халисә апа күп еллар совхозда сыер савучы булып эшләгән икән, беркайчан да авыр эштән курыкмаган. Өч бала табып үстергән. Кызганыч, әмма улларының берсе мәрхүм икән инде. Габделназыйр абый гомер буе шофер булган, бензовозда да, ЗИЛда да эшләгән, соңгы елларда совхоз җитәкчесен йөрткән. Ул бик тыйнак, аз сүзле кеше – чын ир-ат булып күренде. Аңа бирелгән кайбер сорауларга сүзчән тормыш иптәше җавап бирергә ашыкты.
- Нәрсә бүләк итте, дип сорыйсызмы? Нәрсә телим, шуны. Бай да булмадык, хәерчеләр исәбендә дә йөрмәдек. Өйдә бар нәрсә дә бар иде. Ул бит рульдә кая гына бармады. Беркайчан да буш кул белән кайтмады. Мине яратты. Ә шулай, мәхәббәтсез булмый, -- дип сүзен йомгаклады Халисә апа.
- Янәшәмдә башка хатын-кыз булуын хәтта күз алдыма да китермим. Яраттым, билгеле. Олыгайгач, тагын да ныграк якынаясың, - дип, үз сүзен әйтте минем ягымлы әңгәмәдәшем.
Татарлар, мөселманнар сөйләмендә “ярату” сүзе бик сирәк очракта гына кулланыла. Аларны гадәттә хөрмәт, сабырлык, хәлгә керә белүчәнлек, хәтта кызгану белән алмаштырырга тырышалар. Ә Гатауллиннар гаиләсендә ачыктан-ачык итеп мәхәббәт турында әйтәләр. Кадерле, сөйкемле, хезмәт сөючән Халисә апа, Габделназыйр абый, сезгә озын гомер телибез! Сезнең гаилә – яшьләр өчен тату яши белү үрнәге. Сез авылыгызның абруйлы кешеләре, аның бәясез җәүһәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев