Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы мәдәният йорты сәхнәсендә район мәгариф идарәсе, балалар иҗат йорты һәм Базарлы Матактагы балалар бакчалары үзешчәннәре концерты булды

    Район мәдәният йортында үткән атнада ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган фестиваль кысаларында район мәгариф идарәсе, балалар иҗат йорты һәм Базарлы Матактагы балалар бакчалары үзешчәннәре концерты булды.

    Тамаша залы халык белән тулы иде. Коллективлар сәхнәдә хор һәм аерым җыр номерлары, шаян чыгышлар, дәртле биюләр белән үз осталыкларын күрсәттеләр. "Теремкәй" бакчасы хезмәткәрләренең Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек сәхнәләштерүе, "Ромашка" бакчасы коллективының "Кодалар" номеры, Александр Елисеев башкаруында рус халык җырлары тамашачыларга бигрәк тә ошады.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: