Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Базарлы Матактагы “Ромашка” балалар бакчасы миллион сум отты

    Базарлы Матактагы "Ромашка" балалар бакчасы, "Иң әйбәт билингваль бакча" республика бәйгесендә җиңеп, 1 миллион сумлык грантка ия булды. Әлеге бәйге сабыйларга Татарстанның ике дәүләт телен дә - рус һәм татар телләрен өйрәтүдә югары уңышларга ирешкән балалар бакчаларын ачыклауга юнәлтелгән иде. Анда 102 бакча катнашкан. Шуларның 50 се миллион сумлык грант...

    Базарлы Матактагы "Ромашка" балалар бакчасы, "Иң әйбәт билингваль бакча" республика бәйгесендә җиңеп, 1 миллион сумлык грантка ия булды.

    Әлеге бәйге сабыйларга Татарстанның ике дәүләт телен дә - рус һәм татар телләрен өйрәтүдә югары уңышларга ирешкән балалар бакчаларын ачыклауга юнәлтелгән иде. Анда 102 бакча катнашкан. Шуларның 50 се миллион сумлык грант откан. "Ромашка"да грант акчасын бакча өчен җиһазлар, шул исәптән музыка җиһазлары, уенчыклар алуга, туалетларны ремонтлауга тотарга җыеналар. Узган ел мондый бәйгедә район үзәгенең "Каенкай" бакчасы катнашып, миллион сумлык грант откан иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: