Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сөтнең һәр литры кадерле

    Агымдагы елның 9 аенда шәхси сектордан 4773 тонна сөт хәзерләнде, сөт тапшыручыларга 60 миллион сум акча түләнде.

    Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда күрсәткечләр 16 процентка югары. Ягъни бу ел башыннан узган елның шул чорына караганда 662 тоннага күбрәк сөт хәзерләнгән. Бу саннар, бер яктан, авыл җирлекләре башкарма комитетларының әлеге юнәлештә зур эш алып баруын күрсәтсә, икенчедән, сөткә сатып-алу бәясенең үсүе белән бәйле.
    Бүген райондагы шәхси хуҗалыкларда 2934 савым сыеры исәптә. Елның 9 ае дәверендә һәр сыердан уртача 1609 килограмм сөт хәзерләнгән (үткән елның шул чорында 1365 килограмм булган). Димәк, һәр мал хуҗасы сөт сатып уртача 20449 сум акча эшләгән дигән сүз.
    Авыл җирлекләре буенча сөт сату күрсәткечләрен аерым анализласак, халыктан сөт җыюны иң яхшы оештыручылар дип Салман (9 айда биредә халыктан 7248 центнер сөт җыелган), Чуаш Кичүе (3748 центнер), Иске Камка (3734 центнер), Түбән Әлки (3592 центнер), Алпар ( 3182 центнер), Иске Салман (2741 центнер), Иске Чаллы (2732 центнер) авыл җирлекләре башкарма комитетларын атарга була. Ә иң яхшы күрсәткеч Салман авыл җирлегендә. 9 айда сатылган сөт өчен халык биредә 9 миллион 32 мең сум акча эшләп алган.
    Шул ук вакытта сөт хәзерләүгә тиешле игътибар бирелмәгән җирлекләр дә бар. Әйтик, Югары Колчурино авыл җирлегендә өч кварталда нибары 542 центнер, Түбән Кәчи авыл җирлегендә 433 центнер, Хурадада 814 центнер сөт җыелган. Димәк, халыкка акчасы да аз кергән. Сыер асраучы гаиләләр өстәмә керемсез калган дигән сүз.
    Дөрес, көннәр инде элеккечә аяз, җылы түгел. Озакка сузылган яңгырлар авыл урамнарындагы юлларны да бозды. Әмма әле бит терлекләр көтүгә йөреп торды, табигый көтүлекләрдә азык җитәрлек булды. Шуңа сөт булмауны акларлык сәбәп юк. Барлык авыл җирлекләрендә бер үк шартларда эшлиләр бит.
    Көз айлары җитү белән мул сөт чоры да узды анысы. Монда инде сөт хәзерләүне арттыруның башка резервларын эзләсәң генә. Шуларның берсе - сөтнең бәясе. Әйтик, 2012 елның 1 сентябренә сөт җыю пунктларында бәяләр бер литрга 9 сум 70 тиен булса, хәзер сөтнең бәясе 16 сум 50 тиен тәшкил итә. Шуңа өстәп октябрь аеннан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, сыерларның баш санын киметмәү максатында, һәр сыерга 2 мең сум күләмендә субсидия бирә башлаячак. Сыерларны күбрәк асраучылар монда да отачак. Иң мөһиме, шәхси сектордан сөт җыю күләмен киметмәскә иде.
    Инде ел ахырына да күп калмады. Безнең алда торган максат - 6000 тонна сөт сату, димәк, ел азагынача тагын 1300 тонна сөт хәзерлисе бар. Аена уртача 410 тонна сөт хәзерләү җиңелдән булмаса да, без моны башкарып чыгарга тиеш. Һәр атнада, һәр көндә җыелган һәр литр сөт әһәмиятле. Ничек кенә булмасын, күрсәткечләрне киметүгә юл куярга ярамый.
    Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне сатып керем алу авыл халкы өчен бик кирәкле эш. Шуңа күрә район җитәкчелеге аның тиешенчә оештырылуын контрольдә тота да.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: