Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сөттән көн дә акча керә

    Татар Төгәлбәендә яшәүче Әлфиназ Гәрәева районда сөт тапшыручылар арасында алдынгылыкны кулыннан ычкындырмый. Августта булып узган традицион сөт тапшыручылар слетында да ул беренче урынны алучы буларак хөрмәтләнде. Шәхси хуҗалыкларында 25 баш савым сыеры асраучы Гәрәевлар ел башыннан бирле 48 тонна сөт сатканнар.

    100 баштан артык терлек, шуның 25 башы сыер, 30 ы бозау, үгезләр, ике ат. Болар янына тагын 100 дән артык сарык. Төгәлбәй авылында Фәнил белән Әлфиназ Гәрәевлар һәм абыйлары Фәнис үзләренең фермер хуҗалыгында әнә шулкадәр мал асрыйлар.
    -Үзебезнең гаилә фермасын булдыруыбызга октябрь аенда ике ел тула,-дип сөйли Әлфиназ. -Гаилә фермалары программасы эшли башлагач, без сөтчелек юнәлешен сайлап әлеге программага кушылдык. Былтыр сыерларыбыз 15 иде, быел инде 25 кә җиткердек.
    -Ничек тәвәккәлләп бу эшкә алындыгыз, Әлфиназ?
    -Без аңа кадәр дә күпләп сарыклар үрчетә, үгезләр симертә идек. Әмма сыерларны үз гаиләбез өчен генә тоттык. Район җитәкчеләренә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә рәхмәт, алар яңа программага керергә тәкъдим иттеләр, документларны эшләргә булыштылар. Дәүләт бит безгә ферма төзелешенә һәм терлекләр алырга 1 миллион сум субсидия бирде. Өстәвенә, савым аппаратлары, транспортер алырга булыштылар. Ферманы төзегәндә авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре үзләре атна-ун көн килеп ярдәм иттеләр. Билгеле, ферма булдыру мәшәкатьләренә субсидия акчасы гына җитмәде. Тагын кредитлар алырга туры килде. Хәзер алар түләнеп бетте инде, шөкер.
    -Шуның кадәр мал-туарны каравы җиңел түгелдер. Ничек өлгерәсез соң.
    -Әйе, бу тиклем эшне үзебез генә җиңә алмас идек. Фермадагы хезмәтне нигездә ирем Фәнил абыйсы Фәнис белән бергә алып баралар. Ялланып эшләүчеләребез дә бар - бер каравылчы, ике көтүче, төрле эшләрне башкаручы ике кеше.
    -Әлфиназ, гаилә фермасындагы хезмәтегез хакында сөйләп үтсәгез иде.
    -Минем төп эшем - сыер саву. Мин савымчы да, сыерларны ясалма орлыкландыру технологы да. Үзебезнең фермада гына түгел, Кошки авыл җирлегендә дә технолог хезмәтен алып барам. Спас районының якын-тирә авылларына да чакыралар әле терлекләрне ясалма орлыкландыру өчен. Фермадагы сыерларыбызның яртысы сентябрьдә сөтен ташлатты. Ноябрьдә бозауларга тиешләр. Хәзер шуңа фермада көнлек савым 120 литр гына калды. Җәйнең мул айларында тәүлегенә 340-350 литр сөт савып ала идем. Бу көнлек савым бер сыерга уртача 13-14 литр дигән сүз. Моның кадәр сыерны кул белән савып чыгу мөмкин түгел. Ике савым аппараты бик ярдәм итә миңа.
    -Үзегезне алыштырырлык бүтән кешене эшкә алу хакында уйлаганыгыз юкмы?
    -Үткән ел туйга барырга кирәк иде,-дип көлә-көлә сөйләп китте Әлфиназ. -Сыерларны саварга туганымны чакырдым. Тик кая, якын да китермәделәр малкайлар. Ул кич савылмый калдылар. Мин хәзер үзем дә савымчы эшенә күнеккән. Иртәнге бишенче яртыда минут та соңламыйча йокыдан торам. Алтынчы яртыларга көтү чыга, терлекләрне савып өлгертергә кирәк. Сөйли китсәң, мәшәкатьләре күп инде аның. Ә бит мин 12-14 мең сум хезмәт хакы алам. Хәзер дә хәтердә балалар бакчасында пешекче булып эшләгән чакларым. Кулга 4 мең сум акча төшә иде. Уйлап карагыз, нәрсәгә җитә ул. Ә фермада мин көненә 2,5-3 сәгать кенә вакыт сарыф итәм. Хәзер инде үземнең дә эшемне кешегә тапшырасым килми. Алга таба да эшләячәкбез әле.
    -Эшегезне яратасыз ахры?
    -Эштән бик канәгать мин. Сөт күп саусаң, акчасы да күбрәк. Тырышып эшләргә генә. Бер уйласаң, сөт җитештерү табышлы бит, иренмә генә. Сөт сатудан, азмы, әллә күпме, көн дә акча керә. Иң мөһиме, исәнлек булсын. Бер башлагач, эшебезне ташлыйсы да, кешегә бирәсе дә килми, шунда береккән инде без. Хезмәт җиңелләрдән түгел, әлбәттә. Көн дә иртә-кич фермага барырга кирәк, бер көн калдырырга ярамый. Үткән кыш грипп белән авырдым. Фәнил машинада алып барды, алып кайтты, ә эшемне калдырмадым. Теләсәк тә, бүтән хезмәте дә юк аның авылда.
    Җитештергән сөтләрен Гәрәевлар Базарлы Матакка «Интрейд» ҖЧҖ гә саталар. Бәясен дә хуплый Әлфиназ. Литрын 12 сум 50 тиенгә кабул иткәннәр моңарчы, сентябрьдән 13 сумга күтәргәннәр. Кимү ягында түгел, арта бит
    -Бәясе шулай торса, яхшы инде,-ди.
    -Шушы кадәр малны асрарга азык та бит күп кирәк. Кайлардан әзерләп бетерәсез соң?
    -Безнең бит 100 гектардан артык җиребез бар. Бодай, арпа, арыш, солы үстерәбез. Печән быел мул булды. 65 арба трактор белән китердек, 100 ләп тюк кырда әле. Елның коры килүе игеннәргә зарар китерде, ашлык җитмәс дип куркыбрак торабыз.
    Әлфиназ белән Фәнил 2 малай үстерәләр. Алар киләчәктә әти-әниләренең төп таянычы буласы егетләр инде.
    Әнә шулай булсын дип тырышып эшләп, матур хыяллар, омтылышлар белән яши Гәрәевлар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: