Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә сез сайлауларда катнашырга җыенасызмы?

Язның беренче ае мартны да башладык. Илебезнең иң мөһим сәяси вакыйгасы булачак Прези­дент сайлауларына да күп калма­ды. Илбашы булырга теләүчеләр гомер булмаганча күп бу юлы, алар үзләренең сайлау алды программаларын игълан итеп, сайлаучыларның тавышлары өчен көрәшне башладылар инде. Ә сез сайлауларда катнашырга җыенасызмы? Кем өчен тавыш бирәсегезне хәл иттегезме инде?...

Язның беренче ае мартны да башладык. Илебезнең иң мөһим сәяси вакыйгасы булачак Прези­дент сайлауларына да күп калма­ды. Илбашы булырга теләүчеләр гомер булмаганча күп бу юлы, алар үзләренең сайлау алды программаларын игълан итеп, сайлаучыларның тавышлары өчен көрәшне башладылар инде.

Ә сез сайлауларда катнашырга җыенасызмы? Кем өчен тавыш бирәсегезне хәл иттегезме инде? Сайланып куячак Президенттан нәрсәләр көтәсез? Укучылары­быз белән әнә шушы хакта фикер алыштык.

Ленар Закиров, Чуаш Борнае авылы:

-Мин күп балалы әти, тормыш иптәшем белән 4 бала үстерәбез. Гаиләбез өчен тормышның тот­рыклы, дөньяның имин булуы бик мөһим. Балаларны тынычлыкта үстерәсе, аларның киләчәге өчен тыныч буласы килә. Шуңа да сай­лауларда катнашмыйча һич яра­мый! Мин кемне сайлаячагымны хәл иттем, хатыным да фикеремне хуплый. Чөнки бүгенге тормыш- көнкүрешебез начар түгел, үзебез теләгәнчә, булдырганча яшибез, һәм бу мөмкинлекнең алга таба да дәвам итүен бик телибез.

Антонина Журавлева, Түбән Кәчи авылы:

-Һичшиксез катнашачакмын! Ирем Николай белән бергәләп ди­юем. Тормышыбыз әйбәт булсын өчен, киләчәккә өмет-ышаныч нык булсын өчен катнашырга тиеш дип уйлыйм үземне. Ә бит яхшы яшибез, иренмәгән кешегә бөтен мөмкинлекләр бар. Әле менә Олим­пиаданы карап, үзебезнекеләр өчен бер көенеп, бер сөенеп утырдык. Миңа калса, бу бөтендөнья спорт чарасы быел россиялеләрне аеруча берләштерде. Президент сайлаула­ры да күп милләтле халкыбызның бердәмлеген кабат күрсәтер дип ышанам.

Александр Лапшин, Юхмачы авылы:

-Сайлауларга үз аягым белән бара алмасам да (яшем 83 тә бит инде, күзләрем начар күрә), аларда катнашачакмын. Безнең өйгә сайлау "тартмасын", бюллетеньнәрне алып киләләр. Фикерем бар һәм нык, аны сайлау көнендә белдерәчәкмен. Кандидатларны тыңлыйм, чагыш­тырам, үземчә нәтиҗәләр ясыйм. Гомерем хезмәттә үтте, 37 ел элемтәче булып эшләдем, һәрчак халык арасында булдым. Шуны беләм: халыкка тынычлык, имин­лек кирәк. Шуларны тәэмин итәргә хәленнән килгән кешене Президент итеп сайларга тиешбез.

Фәүзия Гыймадиева, Базарлы Матак авылы:

-Сайлауларда катнашуны ил каршындагы бурычым дип беләм, аңлыйм. Шулай булгач, барачак­мын, билгеле. Кемне сайлаячагым­ны күптән беләм. Россия Президен­ты ил һәм дөнья каршында абруйлы, Ватаныбызны яклый алырлык көчле, акыллы кеше булырга тиеш. Һәм мин сайларга җыенган кешене шундый дип саныйм, аңа ышанам.

ЛӘЙЛӘ ӘХМӘТШИНА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев