Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сезнең сорауларга җавап бирәбез

    Нигә Апакта урамнар караңгы? Без, Апак авылы халкы, икенче ел инде урамнарны яктырту өчен кеше саен 35 әр сум акча җыеп киләбез. Ә авылыбыз хәзергә кадәр кичләрен дөм караңгыда утыра. Башка авылларның барлык урамнарында да кичләрен баганаларда утлар януы турында район газетасында да еш языла. Нигә бездә генә һаман эшләнми...

    Нигә Апакта урамнар караңгы?
    Без, Апак авылы халкы, икенче ел инде урамнарны яктырту өчен кеше саен 35 әр сум акча җыеп киләбез. Ә авылыбыз хәзергә кадәр кичләрен дөм караңгыда утыра. Башка авылларның барлык урамнарында да кичләрен баганаларда утлар януы турында район газетасында да еш языла. Нигә бездә генә һаман эшләнми икән соң ул? Безнең авыл җирлегендә урамнарны яктыртуга җыелган акчалар кая тотыла икән соң?
    Апак авылы халкы.
    Иң элек без апаклыларның зарын районның бердәм хисап үзәгенә (ЕРЦ) җиткердек һәм аның җитәкчесе Кристина Шәраповадан түбәндәге җавапны алдык:
    -Апак авыл җирлегендә урамнарны яктырту өчен халыктан үзара салым кертемнәре бик авыр җыела. 2013 елда әлеге авыл җирлеге буенча 144 мең 817 сум үзара салым акчасы җыелырга тиеш булса, ул 85 мең 736 сум гына тәшкил итте. 2014 елның беренче кварталында халыктан 14805 сум акча җыелган. Бу тиешленең 45 проценты. Соңгы айларда урамнарны яктыртуга Апак авыл җирлегеннән безгә акча бик аз килде.
    Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен без Апак авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илдар Рәхмәтуллинга мөрәҗәгать иттек.
    -Бүген Апак авылы урамнарына 10 лампа эленде. Тагын 10 лампа сатып алдык. Бүген урамнарны яктыртуга кассада халыктан җыелган 8 мең сум акча бар,-ди авыл җирлеге башлыгы. - Авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре дә, үзем дә йорттан-йортка йөрдек - күпчелек халык түләүдән баш тарта. Болар башлыча яхшы керемле гаиләләр. Бүген Апак авылына 1,5 километр озынлыгында кабель сатып алырга кирәк. Аның метры 32 сум. Шулай ук Каракүл авылы урамнарына кабель тартасы бар. Халыктан акча җыю шулай авыр барса, урамнарны яктырту эше дә сузылачак.
    Редакциядән: Районда күпчелек авыл җирлекләрендә урамнарны яктырту эше төгәлләнде. Берничә җирлектә бу эшләр төгәлләнү алдында. Ә менә халык белән аңлаша, уртак фикергә килә алмый азапланган Югары Колчурино һәм Апак авыл җирлекләрендә урамнар әлегә кадәр караңгыда утыра.

    Малны кая чалырга?
    Мин 1 май ялларында сыерымны иткә суярга планлап торам. Аннан итен сатарга ниятем. Терлек суюга яңа таләпләр кертелә, диләр. Миңа нишләргә, малымны кая чалдырырга соң?
    Рамил.
    Без әлеге сорауны район ветеринария берләшмәсе баш табибы Рафик Галләмовка юлладык. Аңардан түбәндәге җавап алынды:
    "Сату өчен мөгезле эре терлекне чалып эшкәртү урыны итеп Базарлы Матактагы элекке сөт-май заводы территориясе билгеләнде. Әлеге мәсьәлә буенча тулырак мәгълүматны безгә 20-2-50 телефоны буенча шылтыратып белешә аласыз".
    фото samopoznanie.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: