Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бибайлар һәр эшне бергәләп эшли

    Бибай Чаллысында менә ике атна инде халык җыелып авыл зиратын җыештыра. Бу эштә һәр йорт катнаша. Ир-атлар үз эш коралларын, техниканы кулланып, зиратны карт агачлардан, тиз үрчүче куакларлардан арындыралар. Зират тирәсен тотуны да кайгырталар, бу эштә Маннапов Раил башлап йөри, Хафиз һәм Миннәхәт Галәветдиновлар, Замир Гыйниятулли, Сәлих һәм Габбас Шәраповлар...

    Бибай Чаллысында менә ике атна инде халык җыелып авыл зиратын җыештыра.

    Бу эштә һәр йорт катнаша. Ир-атлар үз эш коралларын, техниканы кулланып, зиратны карт агачлардан, тиз үрчүче куакларлардан арындыралар. Зират тирәсен тотуны да кайгырталар, бу эштә Маннапов Раил башлап йөри, Хафиз һәм Миннәхәт Галәветдиновлар, Замир Гыйниятулли, Сәлих һәм Габбас Шәраповлар да туган авылларына һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Кемдер кушканга түгел, авыл халкы үзе белеп эшли. Шуңа да Бибай Чаллысында тәртип, чисталык. Ә Иске Чаллы авыл җирлеге советы бабайларга рәхмәт әйтә. Башка авылларда яшәүчеләр дә алардан үрнәк алсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: