Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сыер асраучылар оттырмый

    Районда шәхси хуҗалыклардан дүрт ай эчендә 1496 тонна сөт сатылган. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 18 миллион 587 мең сум дигән сүз. Узган елның шул чорындагыга караганда сөт 186 тоннага күбрәк хәзерләнгән. Белгечләр бу зур үсешне соңгы елларда районда терлекләрне ясалма орлыкландыру эшенең әйбәт оештырылуыннан күрәләр.

    Сөт җыючылар һәм сөт тапшыручылар слетлары үткәрү районда инде традициягә әйләнде. Май бәйрәмнәре алдыннан да район үзәгендә чираттагы шундый слет булып узды. Анда беренче кварталда индивидуаль сектордан сөт җыюга йомгак ясалды.
    -Әлки ул сөтчелек районы. Бездә халык һәр ун көн саен уртача 100 тоннадан артык сөт сата. Шәхси хуҗалыкларда 6200 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 3 меңе - савым сыерлары. Өч айда 1064 тонна сөт тапшырып, район халкы 13 миллион 300 мең сум акча эшләп алды,-диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Идрис Хәмитов слетта ясаган чыгышында.
    Идрис Габдрахманович әйтүенчә, Салман (өч айга бер сыерга уртача 1287 килограмм), Карга (573 кг), Иске Чаллы (523 кг), Ташбилге (520 кг), Иске Алпар (599 кг) авыл җирлекләрендә сөт җыю яхшы оештырылган. Ә бит шул ук вакытта өч ай буена бер сыерга уртача 100 килограммнан да азрак сөт сатылган авыл җирлекләре дә бар. Әлеге авылларда да сөт җыю тиешенчә оештырылса, район халкы тагын 2-3 миллион сум өстәмә акча эшләр иде, дип шелтәләде авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты.
    Сүзне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Әсхәт Сәгъдиев дәвам итеп, сөт җыю яхшы оештырылган авыл җирлекләре башлыкларын рәхмәт белән үсендерде. Ни дисәң дә, бу эш беренче чиратта нәкъ менә аларга йөкләнә бит. Җирлек башлыгы сөт җыюны көн дә үз контролендә тотса, сыер асраучы һәр хуҗа белән аерым сөйләшсә, акча түләү тәртибен тикшереп торса гына сөт хәзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешеп була бит.
    -Сүз дә юк, сөт тапшыру күләменең артуында сезнең дә өлешегез зур,-дип мөрәҗәгать итте Әсхәт Минзыятдинович сөт җыючыларга (районыбызда алар барысы 42).- Хезмәтегезнең авыр булуын күрәбез. Бәйрәмме, кар-яңгырмы, сез эшегезне туктатмыйсыз, моның өчен рәхмәт сезгә.
    Идарә начальнигы авылларда сыерларның баш санын саклау зарурлыгына басым ясап әйтте. Шул ук вакытта ул сыерларны ясалма орлыкландыру мәсьәләсенә дә игътибарны киметмәскә кушты.
    -Бу мул сөт алуга китерүче төп ысулларның берсе. Терлекләрне ясалма орлыкландыруның өстенлекләре бәхәссез. Ул малларның продуктлылыгын күтәрергә, нәселен яхшыртырга мөмкинлек бирә, лейкозны кисәтү чарасы булып тора. Шуңа барлык малларны ясалма орлыкландыруга күчерү бурычын куябыз. Бу һичшиксез уңай нәтиҗә бирәчәк,- диде Әсхәт Сәгъдиев.
    Слетта иң күп сөт тапшыручылар - Ташбилгедән Сания Хәбибуллина, Югары Матактан Юрий Карманаев, Бибай Чаллысыннан Надир Вәлиәхмәтов, Борискинодан Ольга Арнакова, Татар Чиябашыннан Резидә Әхмәтова - Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләргә лаек булдылар. Сөт җыючылар Руслан Хәмидуллин (Салман), Маннур Сәйфетдинов (Алпар), Рафик Хисмәтов (Ташбилге) хезмәтләре дә югары бәяләнде.
    Бу слетта лаборантлар хезмәте дә билгеләнде. "Шәйхетдинов" индивидуаль предприятиесеннән Гөлгенә Мисалова, «Интрейд» ҖЧҖдән Гөлчәчәк Черникова грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
    Бүләкләнүчеләр арасында Салман авыл җирлеге башлыгы Наил Шәрапов та бар иде. Наил Имамовичның җирлек составына кергән авылларда сөт җыюны оештыруга күп көч куюы, сөт сату буенча салманлыларның алдынгылар рәтендә булуы билгеләп үтелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: