Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сыер сыйлы да, акчалы да итә

    3 ноябрьдә шәхси хуҗалыклардан сөт тапшыручылар һәм сөт җыючылар алдынгыларының район слеты булды. Слетка тугыз айлык йомгаклар буенча иң күп сөт сатучылар, халыктан иң күп сөт җыючылар, терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

    Халыктан сөт хәзерләүне оештыру мәсьәләсе һәрчак күз уңында булды. Мондый слет та районда беренче генә үткәрелми. Сөт хәзерләүгә болай зур әһәмият бирү, билгеле, авылдагы һәр шәхси хуҗалык, һәр гаилә үзен-үзе эшле итсен, керемле булсын, тормыш дәрәҗәсе үссен өчен эшләнә. Гомер- гомергә авыл халкы өстәмә керемне йортындагы шул мал-туары, кош-корты, үстергән яшелчә һәм җиләк-җимеше аша алган. Сер түгел, мал-туары ишле булганнар йортларын зурайта, яңа каралты-кура төзи, балаларын укыта, җиңел автомобильләр сатып ала. Кыскасы, эш-мәшәкатьтән курыкмаганнар җитеш, мул тормыш алып бара.
    Хәтеремдә, Урта Әлки авылында яңа мәчет ачу тантанасында Балтачның имам-мөхтәсибе (ул бүген ТР Диния нәзарәте баш казые да) Җәлил хәзрәт Фазлыев:
    -Авылда эш юк, дигәннәренә ышанмыйм. Илле ел инде авылда яшим - эшнең беткәне юк,-дигән иде.
    Бүген авылда йорт-җирне киңәйтим, күпләп мал асрыйм, дисәң, дәүләт ярдәм итәргә генә тора. Гомумән, авыл җире әле ул эшкуарлыкта файдаланылмаган иксез-чиксез мөмкинлекле тармак. Хәзер инде гаилә фермалары төзеп, үзләренең киләчәкләре хакында кайгыртучы, тудырылган мөмкинлекләрдән файдалана белүче райондашларыбыз да байтак.
    Карагыз авылларыбызда яшәүчеләрне - уңган-булганнарның йортлары нинди дә, ялкаулану, зарланудан башканы белмәгәннәрнең тормышы ни хәлдә. Шул ук слетта сөйләшеп торганда Иске Салман авыл җирлеге башлыгы мисал китерә:
    -Иске Тахталада бер гаилә бар. Атна саен Ульяновск өлкәсенә барып, ике дуңгызны иткә сатып кайта. Иртәнге җидедә китә, төш вакытына инде итне сатып бетереп кайтып та җитә. Шул акчага я машинасы белән бөртек, я төзелеш материаллары сатып алалар. Ә күршесендә шундый ук яшьләрдәге гаилә яши, аларның зарланудан башлары чыкмый.
    Слет бик әйбәт әзерләнгән иде. Иң элек терлекчелек тармагының быелгы тугыз айлык нәтиҗәләре хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Идрис Хәмитов чыгыш ясады.
    Тугыз айда халыктан 4 мең 135 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1 мең тоннага якын күбрәк продукция хәзерләнгән дигән сүз. Тапшырылган сөт өчен халыкка 42 миллион 679 мең сум акча өләшенгән. Һәр сыерга бүлеп исәпләгәндә бу 14 мең 189 ар сум туры килә.
    Слетта бу ел ахырына кадәр барысы 5 мең тонна сөт хәзерләү бурычы да куелды. Билгеле, моңа ирешү өчен авыл җирлекләре җитәкчеләренә эшне тиешенчә оештыру буенча нык тырышасы булачак.
    Халыкта булган һәр сыерга исәпләгәндә иң күп сөт сатылган авыл җирлекләре слетта аеруча хөрмәт белән аталды. Аларның башлыклары сәхнә түренә чакырылды, дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнде. Иске Камка авыл җирлегендә (башлыгы Фәргать Әкбәров) һәр сыерга уртача 2 мең 320 килограмм сөт хәзерләнгән. Бу районда иң югары күрсәткеч. Шулай ук Иске Алпар (Ринат Шәйхетдинов), Ташбилге (Хәрирә Әхмәдиева), Иске Чаллы (Флера Вафина), Карга (Рамил Минһаҗев) һәм Салман (Наил Шәрапов) авыл җирлекләренә караган торак пунктларда да сөт җыюны оештыру белән җитди шөгыльләнәләр.
    Сөт хәзерләүдә аксап эшләүчеләргә бу слетта кызарып утырырга туры килгәндер. Әйтик, Иске Хурада, Борискино, Югары Колчурино авыл җирлекләре җитәкчеләре үзләренең эшләре, төгәлрәге, эшләп җиткермәүләре белән уртак күрсәткечләрне артка сөйриләр.
    Слетта районның сөт тапшыру буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән утыз гаилә башлыгы сәхнә түренә чакырылды. Татар Төгәлбәеннән Әлфиназ Гәрәева тугыз айда 28 мең 700 килограмм сөт саткан. Иске Салманнан Нәбиулла Насыйбуллин хуҗалыгы 25 мең 700 килограмм, Иске Матактан Юрий Карманаев һәм Яңа Сихтермәдән Татьяна Советникова гаиләләре 16 шар мең килограммга якын сөт тапшыруга ирешкәннәр.
    4-5 әр баш сыер асраучы Наил Гатин (Чуаш Борнае авыл җирлеге), Рафик Сафиуллин (Иске Камка), Әсхәт Сибаев, Фәрит Гыйматдинов (Иске Алпар), Фәсих Фәтхетдинов, Галина Ярославлева, Мәүлия Хуҗина (Базарлы Матак), Муса Вәлиев (Карга), Фәнис Шәрипов (Түбән Әлки) сәхнәгә чакырылгач, зал аларны көчле алкышларга күмде.
    Минем янымда Әхмәттән Альберт Сөләйманов утырды. Аларның хуҗалыгында бүген 12 баш мөгезле эре терлек, 5 сыер савалар.
    -Хәзер терлек асрау авыр дип күпләр сыерларын бетерде, ә сез арттыра барасыз,-дим Альбертка.
    -Киресенчә, хәзер мал асрау җиңеләйде,-ди ул. -Көтүлекләр, печән хәзерлим дисәң болын-аланнар хәйран күп. Терлек аз, печән чабучылар юк диярлек. Хәер, хәзер бит чабу түгел, сәнәк белән җыймыйбыз да. Трактор чаптыра, пресс-җыйгыч төреп бирә. Алып кайтып урнаштырасы гына.
    Альберт хатыны Рәдифә белән елның-елында авылда иң күп сөт тапшыручылар исемлегендә. Альберт әле кызу эш чорында "КШ-Агро" "Көньяк Әлки" филиалының көн-төн эшләүче мактаулы токаре да.
    Бүген слетта Альберт белән аның бертуган абыйсы Ришат та катнаша. Ришат хуҗалыгында да 10 баш мөгезле эре терлек бар.
    Слетта ясаган чыгышында Идрис Хәмитов районда соңгы елларда гаилә фермалары төзелешенең бик активлашуын билгеләп узды. Бүген инде аларның кайберләре район үзәгендә, Казан шәһәрендә үткән ярминкәләрдә үз продукцияләрен күпләп сата башладылар. Әйтик, Төгәлбәйдән Ф.Гәрәев крестьян-фермер хуҗалыгы ярминкәләрдә сату итеп 1 миллион 157 мең сум керем алган. Ул Корбан бәйрәме алдыннан гына да 38 баш сарык саткан.
    Базарлы Матактан Нина Агапова ярминкәләрдә сихәтле кәҗә сөте, диетик саналган куян ите белән даими сәүдә итте. Иске Чаллыдан Хамис Хаҗипов, Базарлы Матактан Салих Шәрапов, Кошкидан Анатолий Лукоянов исә бал саттылар. Кыскасы, ярминкәләр шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән товарларның бер өлешен халыкка сату өчен уңайлы мөмкинлек.
    Авыл халкына продукция җитештерүне киңәйтергә ярдәм итү йөзеннән районда соңгы биш елда 2281 шәхси хуҗалыкны үстерү кредиты (ЛПХ) бирелгән. Отышлы шартларда бирелүче әлеге кредитларның гомуми суммасы 369 миллион сум тәшкил итә. Бу акчаларга 2667 баш мөгезле эре терлек, 228 баш дуңгыз, 1348 баш умарта, 183 трактор һәм автомашина, 83 берәмлек тагылма агрегатлар сатып алынган, 615 гаилә маллар өчен абзарлар төзегән, киңәйткән.
    Узган ел районда 10 гаилә фермасы төзелгән булса, быел 25 хуҗалык гаилә фермасы булдырырга теләк белдерде. Шуларның 13 е төзелешне тәмамлау алдында. Аларга инде төзелеш өчен тотылган сумманың яртысы дәүләттән субсидия рәвешендә кайтарылды да. Әлеге субсидияләрнең гомуми күләме 4 миллион 200 мең сум тәшкил итте.
    Әле кайчан гына авылларда үткән җыеннарда халык "көтүдә үгез юк, сыерлар кысыр кала", дип борчылып сөйли, җитәкчеләргә бу проблеманы хәл итүне сорап мөрәҗәгать итә иде. Шушы мәсьәләне күтәреп редакциягә дә хат язучылар, шылтыратучылар булды. Хәзер әлеге проблема барлык авыл җирлекләрендә дә хәл ителгән - аларның һәркайсына берәр комплект терлекләрне ясалма орлыкландыру җиһазы кайтарылып, белгечләр билгеләнгән. Әлеге хезмәттән инде 2 мең хуҗалык файдаланган да. Ясалма орлыкландырудан 644 баш бозау туган. Бозаулар 35-40 ар килограммлы, яшәргә сәләтле, сәламәт, чирләргә бирешмәүчән һәм, иң мөһиме, яхшы нәселлеләр. Алар әйбәт савым сыерлары булып җитешәчәк әле.
    Слетта катнашучыларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сәламләде.
    -Бу залда авылларыбызның иң уңган, асыл кешеләре утыра. Мал асрау гомер-гомергә күп көч һәм тырышлык сорый торган хезмәт булды. Сез үз гаиләләрегезне сөт ризыклары белән тәэмин итү белән беррәттән, артыгын сатып, ил табынын баетуга да үз өлешегезне кертәсез. Һава торышының нинди булуына карамастан, иртә таңнан халыктан сөт җыючыларның хезмәте дә мактауга лаек. Сезнең тырышлыкны без һәрчак үрнәк итеп куябыз,-диде Александр Федорович.
    Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Флера Вафина да:
    -Безнең авыл җирлегендә Фәрит Шәрапов хатыны Гүзәлия белән, Руфия Сәлахетдинова ире Әмир белән һәм Фердинант Гатауллин хатыны Гүзәлия белән өч авылдан сөт җыялар. Алар гаиләләре белән көннең көнендә
    шул хезмәттә. Авылның кайбер йортларында кеше әле йокысыннан торып кына килгәндә алар инде сөтне җыеп Базарлы Матакка илтеп кайткан булалар,-дип сөт җыючыларын мактап алды.
    Районда быелның тугыз аенда иң күп сөтне Салманнан Руслан Хәмидуллин җыйган. Ул халыктан барысы 606 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә тапшырган. Иске Салманнан Мәннур Сәйфетдинов, Каргадан Әмир Фәсахов, Ташбилгедән Рафик Хисмәтов 200 әр тоннадан артык сөт җыюга ирешкәннәр. Слетта аларны да хөрмәтләп сәхнәгә чакырдылар.
    Тантана район мәдәният йорты үзешчәннәренең матур чыгышлары белән үрелеп барды. Ахырдан исә слет делегатлары чәй табынына чакырылды.
    Югары Әлморза авылында яшәүче, олы яшьтә булуына карамастан 5 сыер асраучы Илһамия Рәхмәтуллина слеттан канәгатьлек, күңел күтәренкеле белән китүен әйтте.
    -Бик зурладылар, хөрмәтләделәр, рәхмәт район җитәкчеләренә. Картаюга бирешмичә, тагын да дәртләнеп эшләргә рухландырдылар, чын менә, -дип тә өстәде.
    Слетта сөт хәзерләү буенча иң алдынгы авыл җирлегенә тапшырыла торган күчмә кубок булдырылуы турында хәбәр ителде. Ул тәүге иясенә - октябрь ае нәтиҗәләре буенча алдыгылыкны тотучы Ташбилге авыл җирлеге советына тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: