Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының адвокатына ни булган?

...Дус-иш, таныш-белеш арасында сүз китте: “Шамилне күрдегезме? Бик ябыккан. Ни булды икән? Әллә соң авырыймы?” Бигрәк тә без чаллылар борчылдык: районның карап торган бердәнбер адвокаты авылдашыбыз бит. “Андый дәрәҗәгә әле кем ирешкән? Сау-сәламәт кенә була күрсен инде”–диештек.

...Журналист һөнәренең бер шәп ягы бар: теләсә кемгә сорау яудырып эчендәгесен тышка чыгара һәм башкаларга да сөйләп бирә аласың. Бу юлы да шулай булды – һөнәри казанышлары өчен чираттагы (тугызынчы!) медаль белән бүләкләнгән адвокат Шамил Шәрифулла улы Хәйруллин редакциягә үз аяклары белән атлап килеп керде. Егетләрдәй җитез, йөзендә елмаю. Әйе, гәүдәсе какчаланган, кем әйтмешли, яртылай гына калган. Әмма авыру-мазарга һич охшамаган үзе!

–Шамил абый, сиңа ни булды? “Ник  үзгәрдең, нишләдең, нигә ябык йөзләрең?”–дип шигырь юлларын аз гына үзгәртеп бәйләнә башладым үзенә.

–Берни булмады, барысы да әйбәт. Әллә син дә Шамил ябыккан, чире бар икән, дигән сүзләрне ишеттеңме?–диде авылдашым. Тизрәк аңлашырга, кем әйтмешли, мәсьәләнең төбенә төшәргә кирәк иде безгә. Һәм авылдашым белән әңгәмә корып җибәрдек.

–Гәүдәгә беркайчан чандыр булмадым. Яшьрәк чакта моңа бик игътибар итми идем. Олыгая төшкәч, сиздерә башлады бит артык авырлык! Әле җилкәләр сызлый, әле тезләр бөгелми, остеохондроз дигәне дә озак көттермәде, кан басымы да күтәрелеп-күтәрелеп ала башлады. Күңелле түгел бит! Табибка барам – дару язып бирә. Эчәм, файдасын күрмим. Нишләргә? Шамил, дим, үз-үзеңне кулга ал да, яшәү рәвешеңне үзгәрт. Артык килограммнардан да котылырга кирәк булыр. Тик моны ничек эшләргә? Хатын тәмле бәлешләрне, куе шулпалы майлы ашларны пешереп кенә тора – баш тартырга ихтыяр җитми! Тәвәккәлләдем дә, Шәмәрдәнгә китеп бардым,–дип сөйләп китте кунагыбыз.

Саба Шәмәрдәнендә кешене ач тотып ябыктыралар икән дигәнне ишеткәнем бар иде. Шамил абый бу сүзләрне раслады. Чынлап та ашауны бөтенләй диярлек чиклиләр, җимеш суы, апельсиннан кала берни юк. Беренче көннәрдә бик авыр була аңа: ашказаны ризык таләп итә, әгъзаларның хәле юк, баш әйләнә... Ике-өч көннән боларга моңарчы булмаган авыртулар кушыла. Табиб, 75 яшьлек Альфред Җиһаншин тынычландыра: “Шулай булырга тиеш, организымың кирәкмәгән шлаклардан арына, чистарына”,–ди.

Ике атна була Хәйруллин әлеге учреждениедә. Ач утырып кына калмый, күп итеп әдәбият укый, сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен өйрәнә. Бу бит яман гадәтләр генә түгел, дөрес туклану да икән! Кирәкле белемнәр белән коралланып та кайта авылдашыбыз. Һәм үз өстендә эшне дәвам итә. Дөрес, бөтенләй ач тормый ул, әмма камыр ризыкларын, май, шикәр ишеләрне кулланудан туктый. Порцияләрне дә кечерәйтә,  хәрәкәтне, физик хезмәтне арттыра.

–Һәркөн иртән физзарядка ясыйм, күп итеп җәяү я велосипедта йөрим. Терлекләр асрыйбыз. Печәнне сатып кына ала идек, быел үзем чаптым. Шулай итеп 105 килодан 70 кә калдым. Әйе, минем үземнән дә “әллә авырыйсыңмы?” дип сорыйлар. Элек бар иде кайбер чирләр, хәзер бетте, дим аларга. Мин Альфред Җиһаншиннан кызыклы фикер ишеттем: “Ризык организм өчен ят нәрсә, ул аңа каршы көрәшә башлый да, көчеңне ала. Ач торганда, киресенчә, кирәкмәгән нәрсәләрдән арына”,–дигән иде ул. Хәзер тормышыбыз бик мул, ризык күп кулланыла. Без татарларның милли ризыклары да итле-бәрәңгеле, югары калорияле бит. Чаманы белергә кирәк,–ди Шамил абый.

Ул олы яшькә җитеп тә хәрәкәтчәнлекләрен югалтмаган ир-егетләрне мисалга китерә. Урта Әлкидән Хасият ага Хәйруллинга 88 яшь, Базарлы Матактан Ислам ага Габидуллинга 90 булган, әмма алар әле дә тиктормас җаннар, бөтен әгъзалары хәзергәчә үзләренә тугры хезмәт итә.

–Тагын нинди киңәшләреңне әйтми калдың икән?-дим авылдашыма.

–Кичтән сәгать уннан калмый йокларга ятып, иртән биштә уяну әйбәт. Кичке ашны соңга калмый ашарга кирәк. Бал куллану да файдага, әмма аз-азлап, бер кашык балны су белән йотып җибәрәсе. Бу киңәшләрне һәркем белә, берсе дә яңалык түгел, үзеңне мәҗбүр итеп, үтәргә генә. Менә шунда гына тормышның тамырдан үзгәргәнен сизәсең. Һәм ул үзгәреш һичшиксез яхшы якка булачак,–дип ышандыра ул мине.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев