2015 ел Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде. Бу уңайдан без укучыларыбызга районда үткәрелгән төрле кичәләр, якташ язучы-шагыйрьләрнең иҗаты турында сөйләрбез. Газета битләрендә сезнең шигырьләргә урын бирербез. Ә бүген исә әдәбиятны укучыга җиткерүче китап турында сөйләшеп алыйк әле. Сезнең китапка мөнәсәбәтегез нинди? Соңгы тапкыр кайчан китапны кулыгызга алдыгыз? Бүгенге мәгълүматка...
2015 ел Россиядә әдәбият елы дип игълан ителде. Бу уңайдан без укучыларыбызга районда үткәрелгән төрле кичәләр, якташ язучы-шагыйрьләрнең иҗаты турында сөйләрбез. Газета битләрендә сезнең шигырьләргә урын бирербез. Ә бүген исә әдәбиятны укучыга җиткерүче китап турында сөйләшеп алыйк әле. Сезнең китапка мөнәсәбәтегез нинди? Соңгы тапкыр кайчан китапны кулыгызга алдыгыз? Бүгенге мәгълүматка бай чорда китап уку гадәте сакланамы?
Рузалия Бәдертдинова, пенсионер, Яңа Чаллы:
-Китапка мөнәсәбәтем һәрчак бер булды, гыйлем чыганагы китапны изге нәрсә итеп күрдем. Гомерем буе аерылмадым китаптан, бик күп укыдым, өемдә әйбәт кенә китапханә тупладым, аны әлегәчә тулыландырып торам. Китапны иң зур бүләккә санадым. Китап уку тәмле-затлы ризык ашаган кебек ләззәт бирә, аңны чарлый, белемне арттыра. Болар һәркемгә мәгълүм хакыйкать. Кайбер китапларны кайтып-кайтып укыйм. Әйтик, "Мастер һәм Маргарита"ны студент елларында укыган идем. Олыгая төшкәч, кабат кулыма алдым. Һәм бөтенләй башкача кабул иттем мин аны. Соңгы укыган китабым - Екатерина патша истәлекләре. Алабугага баргач, Гали Хәкимов дигән шагыйрьнең шигырьләр җыентыгын алган идем, бик кызыклы автор булып чыкты: кыска гына дүртьюллыкларга тирән фикер сала белгән… Китап белән яшьтән үк дуслашу һәм гомер буе аңа тугры булып калуны кеше өчен тиешле гамәл һәм олы бәхет дигән уйда мин.
Александр Гнеденков, казначылык департаменты бүлеге җитәкчесе урынбасары, Базарлы Матак:
-Балалар бакчасына йөргәндә укый белә идем инде. Беренче укыган китабым "Буратино маҗаралары" булды. Аның рәсемнәренә хәтле хәтеремдә. Укырга дәү әнием Ольга Петровна, әтием өйрәттеләр. Гомумән, гаиләбездә китап культы югары булды. Классиклардан Михаил Булгаковның барлык әсәрләрен яратып укыдым. Үсмер чакта Фенимор Куперны, Рей Брэдберины, башка фантастларны үз иттем. Хәзер Виктор Пелевин әсәрләрен укыйм. Мәктәп елларында укытучыбыз Луиза Абдрахманова әдәбиятны яраттырды, аңа рәхмәт. Билгеле, грамоталы буласың килә икән, китап укы! Китап сөйләмне баета, аңны үстерә, хәтта кешенең үз-үзен тотышын үк үзгәртә. Шуңа күрә кешене кечкенәдән китап укырга өйрәтеп үстерергә кирәк. Һәрхәлдә, ике яше тулып килүче улым белән инде хәзердән үк китаплар карыйбыз. Өйрәнә торсын!
Анна Минсафина, Юхмачы авылы китапханәчесе:
-Безнең китапханәдә 830 укучы исәпләнә, шуларның йөзләбе аеруча активлар - атнасына икешәр килеп, китап алалар. Бигрәк тә 50 яшьтән узганнар, пенсионерлар күп укый. Кече һәм урта сыйныф укучылары да китапка тартыла. Ә менә өлкән сыйныфларда китапны бик аз укыйлар инде, укытучылары таләп иткәнне генә. Үзем күбрәк Татьяна Устинова, Юлия Шилова романнарын укыйм. Икенче сыйныфта укучы кызымны да укуга тартам, кечкенә улымны да тора-бара өйрәтәчәкмен. Китапны ярату, уку бик мөһим эш ул.
Дмитрий Мошков, студент, Түбән Кәчи:
-Мәктәптә укыганда китапханәгә еш йөри идем, хәзер китап укырга теләсәм, интернеттан эзлим. Триллерлар яратам. Мин бит программист һөнәрен үзләштерәм, ә ул бик катлаулы өлкә. Шуңа да күп вакытымны махсус әдәбият белән танышуга багышлыйм.
Нет комментариев