Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Су башнялары буяла

    "Әлки коммуналь челтәрләре" эшчеләре бу көннбрдә Иске Чаллы, Салман, Түбән Кәчи, Түбән Әлки һәм башка авыл җирлекләрендәге су башняларын буядылар. Барлыгы 10 башня махсус буяу белән эшкәртелде. Җәмгыять уңганнары шулай ук Иске Хурада авылының бер урамына (барлыгы 200 метр тирәсе) су кертү белән шөгыльләнәләр. Шушы урамдагы алты йортка су килми...

    "Әлки коммуналь челтәрләре" эшчеләре бу көннбрдә Иске Чаллы, Салман, Түбән Кәчи, Түбән Әлки һәм башка авыл җирлекләрендәге су башняларын буядылар.

    Реклама

    Барлыгы 10 башня махсус буяу белән эшкәртелде. Җәмгыять уңганнары шулай ук Иске Хурада авылының бер урамына (барлыгы 200 метр тирәсе) су кертү белән шөгыльләнәләр. Шушы урамдагы алты йортка су килми булган, тиздән аларга яңа суүткәргечләрдән өзлексез су килеп торачак. Бу эшләр өчен үзара йөкләнгән салым акчасыннан исәп-хисап ясалачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: