Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • "Сугышлар гына булмасын!"

    Берсе сугыш кырында, берсе тылда җиңү көнен якынайту өчен көрәшкән Бисияр Сабир улы белән Оркыя Заһретдин кызы Илаловлар Бөек Җиңүнең 67 еллыгын иңгә-иң куеп, балалары, туганнары, авылдашлары янәшәсендә каршы алалар. Бу ветераннар - Карга авылының абруйлы һәм хөрмәтле кешеләре.

    Илаловларның авыл башындагы йортлары, аның тирә-юне чисталыгы, пөхтәлеге белән күзгә ташланып тора. Өй хуҗалары Бисияр абый белән Оркыя апа бик кунакчыл кешеләр икән, мине үз кызлары кебек каршы алдылар.
    - Май ае җитсә, күңелләр тынычсызлана башлый инде. Аңлатып та булмый ул дулкынлану хисен. Сугыш авырлыклары, җиңү сөенече - бар да хәтердә яңара. Бигрәк катлаулы елларны кичерде бит безнең буын, - ди Бисияр абый.
    Бисияр ага Карга авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач ул колхозда эшләп йөри. Сугыш башлана, авылдан ир-егетләр бер-бер артлы фронтка китә.
    1942 елның 15 гыйнварында Бисиярны да сугышка алалар. Бу вакытта 17 яшь кенә була егеткә. Ул артиллерия полкында зенитчы булып хезмәт итә. Украина, Молдавия җирләрендә дошманга каршы сугыша яшь солдат. Берничә мәртәбә үлем белән күзгә-күз очраша, сугышчан иптәшләрен югалту ачысын да татырга туры килә аңа. Бәрелешләрнең берсендә аларның сугышчан позициясе бомбага тотыла. Яраланган, контузия алган Бисиярны госпитальга озаталар. Җәрәхәтләре авыр була, шунда аяк бармакларын өздерә егет. Яралар әкренләп төзәлә, ә менә сугыш салган күңел җәрәхәтләре һаман сулкылдый икән шул.
    Дошманны кыйнап көнбатышка таба барган саен ашкынып җиңүне көтәләр сугышчылар. Бисияр Илалов Җиңү көнен Германиядә Берлин шәһәрендә каршы ала.
    Сугыштан соң да туган ягына тиз генә әйләнеп кайта алмый егет, ул әле тагын өч ел хәрби хезмәттә була. 1948 елда туган авылына кайткач, тракторчы-машинист белгечлеге ала һәм тракторчы булып эшли башлый.
    Фронттагы солдатларга гына түгел, аларны озатып тылда калган хатын-кызларга, үсмерләргә дә бик авырга килә сугыш елларында. Татар Мулла авылы кызы Оркыяга сугыш башланганда 16 яшь кенә була. 1941 елның көзендә башкалар белән бергә аны да Тумбага урман кисәргә җибәрәләр. 1942-43 елларда Нурлат станциясеннән берәр пот чәчүлек орлык, Мурзихадан тоз күтәреп ташыйлар. Яшел Үзән урманнарында паровозга ягар өчен шакмаклап утын кисүләр дә эләгә аларга.
    - Ни ашарга-эчәргә, ни киенергә юк иде. Язгы пычракларда, салкын кышларда эшләп йөргәндә хәлебез бетеп егыла идек. Әмма соңгы көчебезне җыеп торып, янәдән эшкә керешә идек, - дип искә ала Оркыя апа.
    Бисияр абый белән Оркыя апа менә 62 ел инде бергә бәхетле гомер кичерәләр. Алты бала табып үстергән алар. Инде 10 оныклары, 8 оныкчыклары үсеп килә.
    - Бүгенге тормышыбыз бик матур, Ходайга шөкер. Безнең теләк бер генә: сугышлар була күрмәсен, без күргән авырлыкларны яшь буын белмәсен иде. Тыныч тормышның кадерен белеп яшик, - ди хөрмәтле ветераннарыбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: