Ташбилге авылыннан Риас Насыйбуллин: «Мине хәзер дә төзелеш эшләренә чакыралар, әмма яшем бар шул инде»
Чын ир-ат булу ул – күптөрле һөнәрләргә ия булу да, тормыш авырлыкларын җиңә белү дә. Велосипед яисә машина төзәтә, картина элә, галстугын бәйли.
Көчле затларыбыз тагын ниләр эшли белергә тиеш соң? Аңа 70 төрле һөнәр дә аз, дип өстәр кайберәүләр. Чын ир-ат йорт сала, агач утырта һәм ул тәрбияләп үстерә, дияр икенчеләр.
Ташбилге авылында яшәүче Риас Насыйбуллин, ир-ат бурычларын яхшы белеп, уңган-булган ул-кызларын тәрбияләп үстереп һәм гаиләсен җитеш тормышта яшәтү өчен көндәлек хезмәт куеп яши.
– Президентыбыз Владимир Путин бер чыгышында “Белемле булу гына аз, хезмәтне яратырга кирәк”, – диде. Авыл ир-аты күптөрле һөнәрләрне белергә, аның кулыннан эш килергә тиеш, – дип сүзен башлады, районда гына түгел, ә аннан читтә дә төзүче буларак танылган Риас абый.
Суслонгерның ачы кайтавазы
Риас Насыйбуллин Марий Эл республикасында 1960 елда туа. Аның әтисе Нәсыйхулла Хәлиулла улы Бөек Ватан сугышы елларында хәрби хезмәткә чакырыла, әмма сәламәтлеге торышы буенча фронтка эләкми, ә тылга – вәхшилекләр кылыну белән даны таралган мариларның өйрәтү лагере Суслонгерга җибәрелә.
– Әти анда, сугыш булмаган килеш, яңа солдатка алынган егетләрнең батальонлап үлүләре турында сөйли иде. Кешеләр салкын, ачлык һәм авырулардан үлә. Кайберәүләр, әлеге хәлләргә түзә алмыйча, үз-үзләренә кул сала, – дип сөйләде Риас абый, әтисенең 40 нчы еллардагы авыр хатирәләрен искә алып.
Кешеләргә бер тәлинкә ашны бүлешеп ашарга, кыш көне прессланган кәгазь аяк киемнәреннән йөрергә, кар белән юынырга туры килә. Өйрәнүләргә килгән солдатлар көн саен унарлап иптәшен җирли. Башта зиратта кабер казысалар, аннары урыннар калмагач, мәетләрне күлгә генә ташлыйлар...
Шунда күп газаплар күреп, исән-сау калу бәхетенә ирешкән Нәсыйхулла сугыштан соң да, мари җирендә – агач әзерләүдә калып, агач аударучы булып эшли. Районыбызның Карга авылы кызына өйләнеп, яшь хатыны Сәбиханы да чит республикага алып китә. Анда аларның 7 баласы туа.
Билгеле, Суслонгерда күргәннәр эзсез генә узмый. Бу лагерьда сәламәтлеге нык какшаган гаилә башлыгы җитди авырый башлый. 1966 елда туган төбәгенә күченеп кайта: Ташбилге авылына урнаша. Риаска бу вакытта 6 яшь була.
– Әти бик нык авырый иде инде, – дип сүзен дәвам итте кечкенәдән үк әтисенә булышып үскән һәм үзенә йорт салу турында хыялланган Риас абый. – Марий Элдан без “Дружба” пиласын алып кайта алдык. Һәм 5 нче сыйныфтан башлап, мин үзем утын әзерли башладым. 13 яшемдә урман делянкасында эшләдем. Әлеге хезмәт хакын миңа бүрәнәләр белән түләделәр. Шуңардан мин әтиемә, төзи дә белүемне күрсәтергә теләп, ат абзары салдым. Төзүче булачагымны аңлады инде ул.
Балта остасы, төзүче дә
Икенче елны ук яшүсмер Яңа Чаллыдан әти-әнисе сатып алган бүрәнәләрдән йорт торгыза, аның түбәсен яба. Үҗәт малай төзелеш чималын юнәтүдә дә бар тырышлыгын куя. Моның өчен ул әлегәчә юлын да белмәгән Әнҗерә авылына бара.
– Миңа кая барырга кирәклеген аңлаттылар. Әлкигә һәм Чуаш Кичүенә таба юл тотарга, диделәр. Әнҗерәдә миңа кирәкле нарат сатучы кешене таптым. Төнге икедә өйгә әйләнеп кайткач, әле тракторчы белән сөйләшә алдым һәм иртән без бүрәнәләрне алып та кайттык, – дип сөйли Риас абый.
Риас Нәсыйхулла улы тәҗрибәле балта остасы гына булып калмыйча, башка күп төрле һөнәрләргә дә өйрәнә. 10 нчы сыйныфта укыганда ук мич тә чыгара ул. Иске өйдәге мичне сүткәндә, аның схемасын дәфтәргә сызып бара. Шул үрнәккә карап, яңа йортка мич торгызыла.
– Мине хәтта мәктәптәге линейкада да мактадылар. “Ул йорт салды”, – диделәр, – дип үткәннәрне искә алды әңгәмәдәшем. – Мәктәпне тәмамлаганда, аттестат белән бергә трактор йөртүчесе таныклыгы да алдым. Аннары комбайн ярдәмчесе булып эшләгәч, үзем тракторлы булу хыялы белән янып йөри башладым. Рәшит Хәбибуллин белән бергә бу техниканың нигезен тәшкил иткән төп запчастьләрен, кыса таптык һәм трактор җыйдык. Эшне ахырга кадәр җиткерү өчен, колхоз рәисеннән буяу да сораган идек, әмма ул бирмәде. Аның каравы, миңа яңа трактор бирделәр. Моңа бик шатландым һәм бертоташтан 36 шар сәгать кырда эшләдем. Ә кыш көннәрендә терлекләр карадым.
Риас ике ел армиядә хезмәт иткәндә, аның абыйсы өйләнеп куя һәм ике баласы да туган була. Яшь гаиләне башка чыгару бурычы куела. Абыйлы-энеле булачак куышның нинди булачагын бар нечкәлекләренә кадәр уйлый һәм 1981 елда йорт салына да. Абыйсы гаиләсе белән бүген дә шунда яши.
Якыннары үгетләве буенча, ул Чистай авыл хуҗалыгы техникумының инженер-механик белгечлеген тәмамлый. Аннары “Югары Актай” колхозында тракторчы булып эшчәнлеген дәвам итә. 1984 елда рәис Мәсхүт Шәйдуллин әмере белән ул хуҗалыкның төп инженеры булып билгеләнә.
– Ә 90 нчы елларда мин төзелештә эшли башладым, бар Татарстанны диярлек йөреп чыктым, түбә яптым. Район үзәгендәге кайбер учреждениеләрне дә төзекләндерергә туры килде. Күпер төзү буенча да тәҗрибәм бар. Ташбилге үзенчәлекле урынга урнашкан. Аңа кадәр асфальт юл бара, урамнарына вак таш түшәлгән. Авылны икегә бүлеп, елга ага. Аның бер ягы язгы су ташуларда аерым утраучык кебек бүленеп кала иде. 1992 елда без, әлеге хәлгә битараф булмаган берничә оста, буа плотинасына торба урнаштырдык һәм күпер салдык. Алпар авылындагы мәчет түбәсен дә яптым. Берничә ел элек Илнур Гадиев һәм Әхмәт Биктимеров белән Түбән Биктимер авылындагы янгын чыгып зыян килгән мәчетне дә төзекләндердек. Мине хәзер дә еш кына төзелеш эшләренә чакыралар, әмма яшем бар шул инде, – диде ул, тыйнак кына итеп.
Агач утырткан, йорт салган, улын үстергән
1984 елда Риас Үргәагар авылы кызы Рәйсәгә өйләнә һәм әти-әниләре белән төп йортта яшәргә кала. Бер-бер артлы балалар – Ренас, Рәинә һәм Ләйсән туа. Ата-ана аларны тәрбияләүдә таләпчән була, бары уңай сыйфатлар күрергә тели, шуңа балалар намуслы һәм җаваплы булып үсә. Ата-анага бер нәрсә дә җиңел бирелмәсә дә, алар ул-кызлары югары белем алсыннар, үз нигезләре булсын өчен, бар тырышлыкларын куя. Балалар өчесе дә, һөнәрләрен үзләштереп, хезмәт белән яшәргә өйрәнә. Хәзер алар, аякка басып, үз юлларыннан ныклы адымнар белән бара һәм әти-әнигә ярдәм итеп яши. Һәм сүз матди ярдәм турында гына бармый, ә аларның кайгыртучан, игътибарлы булуында да.
Күптән түгел Риас Нәсыйхулла улына 65 яшь тулды. Ул – агач та утырткан, йорт та салган һәм балалар да үстергән кеше. Әмма аның күңел дәртенә, көч-дәрманына карап, әлеге яшьне биреп булмый. Бүген ул үз тракторында оныклары – 15 яшьлек Инзил һәм 13 яшьлек Ильяс белән 27 гектар үз җир кишәрлеген эшкәртә һәм анда бодай, арпа үстерә. Шәхси хуҗалыкларындагы шактый сандагы мөгезле эре терлеккә җитәрлек печән әзерли. Аның әле тагын ике оныгы – Инзилә һәм Мәликә бар. Ә бу кызчыклар дәү әниләренә өйдә тәртип һәм чисталык булдырырга ярдәм итә.
“Ә тагын нәрсә кирәк. Бәхетле тормыш мәгънәсе, минемчә, хезмәттә. Һәм үз буының дәвамчыларының да тырышып яшәүләрен күрүдә”, – дип нәтиҗә ясый әңгәмәбезгә Риас абый һәм шунда хатыны Рәйсә апага да сабырлыгы өчен рәхмәт белдерергә онытмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев