Татар Борнае авылында 80 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 20 урынга балалар бакчасы төзелә
Татар Борнае авылында 80 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 20 урынга балалар бакчасы төзелеше кышкы салкыннарда да дәвам итә.
Төзелеш эшләрен "Строитель и К" җәмгыяте башкара. Әлеге мәктәп бинасы федераль программа нигезендә салына. Дөрес, төзелеш өчен һәр елны чикләнгән күләмдә генә үзәктән акча килеп тора. Әйтик, узган ел 11 миллион сумга эш башкарылды.
Мәктәп шактый зур булачак. Анда иркен спорт залы, балаларны хезмәткә өйрәтү өчен янәшәдә аерым остаханә төзелә. Бу объектның гомуми төзелеш бәясе 80 миллион сумнан артып китә. Акча мәсьәләсе уңай хәл ителсә, төзүчеләр Татар Борнае мәктәбен быел яңа уку елына файдалануга тапшырырга да ышандыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев