Татар Чиябашы авылында яшәүче Рәхимҗан Сафиуллин да газетаны “гомерлек юлдашым ул” ди
Районыбызның 90 еллык тарихы булган “Әлки хәбәрләре”н, бәхеткә, яратып укучылар күп.
Татар Чиябашы авылында яшәүче Рәхимҗан Сафиуллин да газетаны “гомерлек юлдашым ул” дип атады. Чөнки ул аны күп еллардан бирле алдыра икән.
– Үземне белгәннән бирле газета – өстәлемдә. Мин армиягә кадәр Грузия якларында булдым, аннары Венгриядә хәрби хезмәтне үттем. Шуннан соң районга кайттым һәм 1988 елга кадәр тракторчы булып эшләдем. Аннары урманчы булдым. 900 гектарга якын урманнар минем карамакта иде. Агач үсентеләре күп утырттык. Моны халык белән бергә дә эшләдек. Шуны әйтәсем килә: районыбызда нинди генә эштә эшләсәм дә, арыган чаклар булса да, газета килгән икән, аның бер хәрефен дә калдырмый укыдым. Башта ул “Колхоз, алга”, аннары “Коммунизм юлы” булды, хәзер күп еллардан бирле ул “Әлки хәбәрләре”. Бүген дә иң элек фотолар куеп, анонслар язылган җиреннән башлап, беренче битен укыйм. Аннары соңгы битне ачам һәм алга таба укып барам. Улым – Рәсим Сафиуллин өлешчә мобилизация буенча алынып, хәрби операциядә катнаша. Шуңа да бүгенге көндә минем өчен әлеге тема беренче урында. Хәрби егетләребез, аларның батырлыклары турында укыйм. Гомумән, халыкның көнкүреше, өлкән яшьтәге райондашларыбыз турындагы язмалар минем өчен кызыклы. Таныш кешеләр булса, язманы хәтта икешәр тапкыр укып чыгам, – ди ул.
Чыннан да, үз җирлегеңне яратсаң, аның тормышы белән кызыксынсаң, һәр яңалыкны яктыртып баручы, уңган кешеләребез турында сөйләүче “Әлки хәбәрләре”нә язылмый калмыйсыңдыр ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев